Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы. Шахинур Мустафин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин страница 7

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин

Скачать книгу

факт мине тирәнтен дулкынландырды. Кем ул Зиннәтуллин, кайсы як кешесе, безнең якташыбыз түгелме? Һәм, бөтен эшләрне читкә куеп, аңа кагылышлы хәрби документларны өйрәнә башладым. Эзләнүләрем бушка китмәде.

      1945 елның 15 маенда 238 нче укчы полк командиры, гвардияче подполковник Гусейнов тарафыннан тутырылган Бүләкләү кәгазендә капитан Ә. З. Зиннәтуллинның Татарстан АССРның Кызыл Юл районындагы Носы авылында 1922 елда туганлыгы, милләте – татар, партия әгъзасы булуы, Бөек Ватан сугышы чорында Калинин, Брянск, 1 нче һәм 2 нче Белоруссия фронтларында сугышуы, 1944 елның 3 мартында контузия алуы һәм 1945 елның 17 февралендә яралануы, яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл йолдыз һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнүе турында хәбәр ителгән иде. Полк командиры, капитан Зиннәтуллинны хөкүмәтебезнең иң олы бүләгенә тәкъдим итеп, югары командование адресына түбәндәге юлларны язган: «…Иптәш Зиннәтуллин Ә. З. 1945 елның 18 апреленнән 22 апреленә кадәрге чор эчендә Одер елгасын кичү өчен барган сугышларда зур тәвәккәллек, фидакярлек үрнәкләре күрсәтте. Сугыш хәрәкәтләрен кыю һәм оста җәелдереп, сугышчыларның баткак сазлык киртәләрен дә уңышлы үтүләренә зур ярдәм итте.

      Дошманның өермәдәй ут ачуына карамастан, капитан Зиннәтуллин үзенең шәхси кыюлыгы, батырлыгы белән сугышчыларны ярсулы һөҗүмгә рухландырды. Ул, үзенең тормышы белән исәпләшеп тормыйча, сугышның иң авыр участокларында булды – яудашларын һәм матчастьны көймәләргә төяп, елга аша кичүне өзлексез дәвам итте, шул җәһәттән сугышчылары белән дошман өстенә арысландай ташланды. Каршыдагы торак пункт урамнарына бәреп кереп, ул анда, гитлерчыларның гаять көчле каршылык күрсәтүләренә дә карамастан, сугыш хәрәкәтләрен оста җәелдерде һәм тиз арада әлеге пунктны кулга төшерде.

      Иптәш Зиннәтуллин үзенең укчылары белән әлеге сугышлар барышында иң алгы сафта булды. Рота сугышчылары, үз командирларының шәхси батырлыгы, тәвәккәллеге белән рухланып, «Ура!» кычкырып, дошманга каршы икеләтә энергия белән сугышты һәм аны тулысынча тар-мар итте.

      Әлеге сугышлар барышында иптәш Зиннәтуллин командалык иткән рота 110 (йөз ун!) фашистны юк итте, станоклы 4 пулемётны һәм танкка каршы ата торган 1 пушканы сафтан чыгарды.

      Яу кырында күрсәткән тиңдәшсез зур батырлыгы һәм кыюлыгы өчен коммунист капитан Зиннәтуллин Ә. З. хөкүмәтебезнең иң югары бүләгенә – Советлар Союзы Герое исеменә лаек». (33 ф., 686196 тасв., 6712 эш, 135 б.)

      Инде белүебезчә, якташыбыз Әсгать абый, Одер елгасын кичкәндә күрсәткән шушы батырлыклары өчен, 65 нче армия Хәрби советы карары нигезендә Александр Невский ордены белән бүләкләнә…

      Архивтан кайткач та, халык әйтмешли, «тимерне кызуында сугарга теләп», кичекмәстән әлеге мөхтәрәм ветеран белән элемтәгә кердем, аннары ул яшәгән авылга да барып чыктым. Шөкер, Җиңү таңы атканнан соң да йөзенә кызыллык китермәгән Әсгать абый. Башта ул мәктәптә укучыларга физик тәрбия һәм хәрби күнекмәләр бирү белән шөгыльләнгән. Тора-бара

Скачать книгу