Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы. Шахинур Мустафин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин страница 11

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин

Скачать книгу

күбрәк язасыз?» дип сорыйлар. Бу сорауга атаклы әдип – батырларыбызның якты исемнәрен, кылган каһарманлыкларын мәңгеләштерүдә зур эшләр башкарган Шамил ага Рәкыйповның «Аяз күктә карлыгачлар» дигән әдәби-документаль китабындагы (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1982) гыйбрәтле сүзләр белән җавап бирәсем килә.

      Беренче гвардияче тупчы батыр – «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән Миңнегаян Ибраһимов

      «…Үлгәннәр истәлеге тереләр өчен кирәк! – ди китап геройларының берсе – Алтын йолдыз кавалеры, республикабызның Балык Бистәсе районында туган Александр Максимович Меркушев. – Тереләрнең җаны тыныч түгел. Дөнья тыныч түгел. Үлгәннәр турында даими сөйләргә кирәк. Вакытсыз үлгәннәр турында… Алар онытылмаска тиеш. Алар хакы изге…» (220 б.).

      Герой-фронтовикның менә шушы сүзләре тирәнтен уйланырга мәҗбүр итә. Әлеге сүзләр сугыш китергән дәһшәтне, явызлык-рәхимсезлекне үз җилкәләрендә нык татыган һәм фашизм дигән кара көчне җиңеп чыккан каһарман солдатларның, Ватан-ана сакчыларының алмашка килүче яшь буынга үтенеч-теләге дә… Изге көрәштән беркем дә читтә калырга тиеш түгел! Шуңа күрә бүгенге язмамда да мин Туган ил иминлеге өчен утка кереп, гомерләрен биргән каһарманнарның тагын берсе турында сөйләргә һәм күңелемдә туган кайбер уй-фикерләрем белән уртаклашырга телим.

      …Мамадыш районының Урта Кирмән авыл җирлегенә караган Алан эшчеләр бистәсендәге буш нигезләрнең берсе янында тирән уйларга чумып басып торам. Мондый буш нигезләрне һәр төбәктә күпләп очратырга мөмкин. Һәркайсының үз тарихы, үз моңы… Менә бу нигезнең дә үткәне гыйбрәтле. Заманында биредә өч сугыш ветераны булган Ибраһим бабам белән Хәбибҗамал әбием яшәде. Куе урман эчендә, яшел чирәмле тау битендәге түгәрәк аланлыкка урнашкан әлеге «оҗмах оясы» на без – аларның нәкъ бер дистә оныклары – өч чакрым ераклыктагы Арташ авылыннан еш менеп йөри идек. Бабай белән әбигә кышлык утын-печән әзерләүдә, бакча эшләрендә, су китерүдә, мал-туар карауда кулыбыздан-көчебездән килгәнчә, теләп-яратып булыша идек. Өлкәннәрнең май кояшыдай балкыган рәхмәтле якты карашларын, кыстый-кыстый тәмләп чәй эчертүләрен һич тә онытасыбыз юк.

      Бабам белән әбием әлеге төбәкнең бик хөрмәтле кешеләре иде. Гомерләре буе (аларның беренчесе – 90 яшькә, икенчесе 85 яшькә кадәр яшәде), күпләрне сокландырып, тату-матур тордылар. Тик бәхетләре тулы-түгәрәк булсын өчен бернәрсә җитми иде аларга. Ул да булса – бердәнбер уллары Миңнегаянның сугыштан әйләнеп кайтмавы. Һәр көнне бабам белән әбием, яу кырыннан җибәргән беренче һәм соңгы фоторәсеменә карап, уллары белән исән кешедәй сөйләшәләр, күңелләрендәге шатлыкларын да, борчуларын да уртаклашалар иде.

      Аларның үз тормышлары белән икесе ике җирдә яшәүче кызлары – әниебез Гөлзәйнәп, апабыз Мәгъшия дә – очрашканда, бертуганнары Миңнегаян абыйны чиксез сагынып-юксынып еш телгә алалар, аның турында сөйләгәндә яулык читләре белән яшьле күзләрен еш-еш сөртәләр иде. Шуңа күрәдерме, Ватан-ана сакчысы булган Миңнегаян абыебызның якты истәлеге балачактан ук безнең күңелләргә тирән уелып калды. Без аны әкиятләрдә сөйләнелә торган өч башлы аждаһаны җиңгән пәһлеван батыр итеп күзаллый идек, аның белән ихлас күңелдән горурлана идек.

      Сөйләүләренә караганда, чыннан да, яшьтән үк батыр йөрәкле, тәвәккәл,

Скачать книгу