Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы. Шахинур Мустафин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин страница 12

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин

Скачать книгу

хат китерде. Үзләре хәзерге язуны рәтләп таный белмәгәнлектән, бабам белән әбием ул хатны миннән укыттылар. (соңыннан эзтабарлык эше белән тирәнтен кызыксынуыма сәбәпче булган әлеге хатны бүгенге көндә дә үземдә кадерләп саклыйм һәм биредә аны тулы килеш китерүне кирәк дип саныйм. – Ш. М.)

      «Исәнмесез, кадерле иптәш Ибраһимов Гаян! Исәнмесез, гвардияче батырның туганнары! – диелгән иде хатта. – Сезгә Мәскәү өлкәсенең Шахов районына кергән Николо-Дуниловский сигезьеллык мәктәбенең кызыл эзтабарлары зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәләр. Безнең VII класс укучылары элекке 16 нчы армиянең танкка каршы ата торган 1 нче гвардияче артиллерия полкы сугышчыларын эзләү белән шөгыльләнделәр. Шул уңайдан без СССР Оборона министрлыгы Үзәк архивы белән дә элемтәгә кердек. Архив мәгълүматларына караганда, 1 нче гвардияче артиллерия полкы составында кызылармеец Ибраһимов Гаян да булган. Ул үзе 1921 елгы, 3 нче батареяның 1 нче взводында орудие расчёты номеры… Иптәш Ибраһимов 1942 елның февралендә безнең төбәкне дошманнан азат итүдә каһарманнарча сугышкан… Бәлкем, бу хатны гвардияче батыр үзе алып укыр һәм безгә шул утлы-давыллы елларга кагылышлы истәлекләрен язып җибәрер, хәзерге көндәге тормышы турында да мәгълүматлар бирер… Сездән түземсезлек белән җавап көтәбез!»

      Хаттагы әлеге юллар бабам белән әбиемне чиксез дулкынландырдылар. Бүтән вакытларда сабырларның да сабыры булган Ибраһим бабамның да сугышта кылыч белән телгәләнгән бит алмалары буйлап бөрчек-бөрчек яшьләр тәгәрәде.

      – Кара син аларны, эзтабарларны әйтәм, рәхмәтләр төшсен инде үзләренә! Нинди игелекле, кирәкле эшкә тотынганнар! Сугыштан соң ничәмә-ничә еллар узса да, безнең улыбызны да онытмаганнар! – диде карт солдат, яу кырында каты гарипләнгән уң кулы белән әлеге хикмәтле хатны йомшак кына сыйпап. Аннары ул, фронтовик улының фоторәсеменә карап, аның белән сөйләшә башлады: —…Кырык бишнең кышында үлгән хәбәрең килсә дә, күңел никтер ышанмады, балам! Әле менә хәзер дә бит үзеңә, исән дип белеп, хат язганнар… Их, белергә иде синең язмышыңны, кайларда гына югалдың икән?!

      Бабамның шулай өзгәләнүе, әбиемнең әрнүле, сурәтләп биргесез моңлы карашы әле хәзер дә бик ачык булып күз алдымда тора, сүзләре исә, набат булып, колагымда кабат-кабат чыңлый…

      Гомерләре буе сугышны ләгънәтләп һәм улларын көтеп (әлеге хат күңелләрендәге өмет утын тагын да көчлерәк дөрләтеп кенә җибәрде) яшәделәр өлкәннәр. Әмма изге теләкләренә барыбер ирешә алмадылар, уллары белән кавышу шатлыгын татый алмыйча, бер-бер артлы җир куенына керделәр. Бабамның үләр алдыннан әйткән сүзләре шул булды:

      – …Тәки кайталмады улыбыз, вакыт табып, Миңнегаян абыеңның язмышы белән дә кызыксын әле, олан!

      Ил агасының – яраткан бабам Ибраһим Ситдыйк улының гозерләп әйткән васыятен үтәдем. Каһарман якташлар эзеннән Саклану министрлыгының Үзәк архивында кат-кат булуым чорында гвардияче Миңнегаян Ибраһимовның да сугышчан юлы белән җентекләп таныштым.

      …16

Скачать книгу