Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы. Шахинур Мустафин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин страница 15

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин

Скачать книгу

Анатолий Петрович Иванов җитәкчелегендәге мәртәбәле делегация килде. Керәшен татарлары яши торган ошбу авыл халкы үзенең тәвәккәллеге, бердәмлеге, максатчанлыгы белән бик күпләрне сокландыра. Чыгыш ясаучылар да һәр батырга аерым-аерым тукталып, аларның Ил-Ватан каршында күрсәткән фидакярлекләрен яктыртып үттеләр.

      Гражданнар сугышы чорының легендар каһарманы Степан Домолазов

      Албайлыларның иң беренче горурлыгы – Гражданнар сугышы чорының легендар каһарманы Степан Васильевич Домолазов (1885–1937).

      Укый-яза белгән зирәк егетне 1906 елда патша армиясенә алалар. Тиздән аңа фельдфебель чины бирелә. 1910 елда Степан прапорщиклар мәктәбен тәмамлый. Бер елдан соң аны фехтование буенча инструкторлар әзерли торган Варшава округ мәктәбенә укырга җибәрәләр. 1915 елда, хәрби хезмәттә көе, С. Домолазов Казандагы 1 нче ирләр гимназиясен тәмамлый.

      Беренче бөтендөнья сугышы елларында кыю һәм батыр штабс-капитан Степан Васильевич Георгий тәресе белән бүләкләнә. Гражданнар сугышы чорында ул – Казан губернасының Мамадыш өязендә хәрби комиссар, атаклы Азин дивизиясенең 39 нчы полкы командиры. Аның полкы Көнчыгыш фронтта адмирал Колчак гаскәрләренә каршы батырларча сугыша. 1920 елда Көнбатыш фронтта ак поляклар белән көрәшкәндә дә үзен бары тик уңай яктан гына таныта ул. Гражданнар сугышын Степан Васильевич дивизия командиры буларак тәмамлый.

      1923–1925 елларда исә С. В. Домолазов – Татарстан АССР хәрби комиссары. 1925 елда ул М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый һәм 1937 елга кадәр Кызыл армиянең Идел буе хәрби округында җаваплы вазифалар башкара. Күрсәткән батырлыклары өчен ул өч мәртәбә Сугышчан Кызыл Байрак ордены, исемле корал һәм алтын сәгать белән бүләкләнә.

      Ни кызганыч, 1937 елда Степан Васильевич репрессия корбаны була. Еллар үткәч, ул аклана – намуслы исеме халык күңелендә яңадан якты йолдыз булып кабына!..

      Советлар Союзы Герое Михаил Москвин

      Албайлылар Советлар Союзы Герое Михаил Кириллович Москвин (1910–1969) белән дә нык горурланалар.

      Авылда башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Михаил авыл хуҗалыгында, Белоруссиядәге һәм Төньяк Кавказдагы төзелешләрдә, аннары туган ягында район Советы башкарма комитеты секретаре булып эшли. 1932–1935 елларда М. К. Москвин Кызыл армия сафларында хезмәт итә һәм яңадан 1941 елның октябрендә хәрби хезмәткә алына. Михаил Кириллович 1942 елның октябреннән – Бөек Ватан сугышы фронтында.

      Советлар Союзы Герое Иван Максимов

      Россия Федерациясе Герое Георгий Смирнов

      Үзәк фронтның 60 нчы армиясе карамагындагы 7 нче гвардияче механикалаштырылган корпусның 26 нчы гвардияче механикалаштырылган бригадасы батальоны командиры, гвардия өлкән лейтенанты Москвин 1943 елның сентябрендә Киевтан төньяктарак тарафта үз сугышчылары белән беренчеләрдән булып Днепрны кичә, сугышчыларын һөҗүмгә күтәрә һәм плацдарм яулый. Әлеге мөһим плацдармны үз кулларында нык тотып,

Скачать книгу