Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы. Шахинур Мустафин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин страница 19

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин

Скачать книгу

крепосте» дигән сүзне ишетүгә, мин шундук «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире урынбасары – Брест крепосте каһарманнарын эзләү-барлау белән байтактан шөгыльләнүче журналист-эзтабар Атлас Гафиятов белән элемтәгә кердем.

      – Крепостьны саклаганда батырларча һәлак булучылар арасында, чыннан да, сез әйткән Габдрахманов фамилияле каһарман бар, – диде ул, Бресттан үзе алып кайткан исемлекне тикшереп. – Исеме дә туры килә. Аның гәүдәсе калдыкларын (җәсәден) 1968 елда тапканнар һәм шундагы мемориаль комплекстагы мәрмәр плитәләрнең берсенә – «Неизвестный» дигән сүзләр урынына – исем-фамилиясен алтын хәрефләр белән язганнар. Билгесез батырларның исемлеге әнә шулай елдан-ел тулылана бара анда. Моңарчы без Габдрахмановның кайсы районнан икәнен тәгаен белми идек әле – медальонындагы язуларда төгәл адресы сакланмаган, әмма «Тат. АССР» дигән сүзләр ачык беленеп тора. Димәк, әлеге каһарман Бондюгтан – Менделеевтан! Димәк, бу районның тагын бер, хәер, ике батыры артты!

      Әнә шулай итеп, газета материалына бәйле рәвештә, без тагын Бөек Ватан сугышының билгесез ике каһарманын таптык, бертуган фронтовик Габдрахмановларның исән калган өченче туганнары белән якыннан таныштык.

      Ә ул өченче туган – Габдерәхим абый – гаҗәеп кызыклы, шигъри күңелле, яшәүнең һәр мизгеленнән ямь-тәм таба белүче, тормышка бөтен барлыгы белән гашыйк кеше булып чыкты. Яу кырыннан аяксыз килеш кайткач та, ул төшенкелеккә бирелмәгән. Сугышның бөтен рәхимсезлекләренә үч итеп, инвалид булуына да карамастан, заманында химзаводта да, ДОСААФ оешмасында да күңел биреп эшләгән. Үзе кебек гамьле, ярдәмчел, булдыклы хәләл җефете Бибиямал апа белән бергә матур гына гомер кичереп, ике кыз, бер егет тәрбияләп үстергәннәр.

      Габдерәхим аганың тагын бер кызыклы ягы: һәр елны Менделеев районында үткән Сабантуйларда көрәшеп (!), үзе кебек ветераннар арасында еш кына призлы урыннарны яулап килә икән… Батыр булып та калганы бар, диделәр. Димәк, икеләтә-өчләтә батыр ул! Моңа ничек сөенмисең, горурланмыйсың?!

      …Габдерәхим ага белән, Революция тавыннан төшеп, Менделеев шәһәре үзәгендәге изге урынга – каһарман якташларыбызның данлы исем-фамилияләре, кылган батырлыклары мәңгеләштерелгән мемориаль комплекска килдек. Үлемсез батырларның ярсу-тынгысыз йөрәге шикелле берөзлексез дөрләп-талпынып торучы Мәңгелек ут янында герой шагыйрь Муса Җәлилнең мәрмәр плитәләргә язылган үлемсез шигъри юллары күңелләргә аеруча көчле тәэсир итә:

      …Батыр үлә, үлмәс ат алып,

      Батырлыклар белән макталып.

      Исемең калсын, үзең үлсәң дә,

      Тарихларда укып ятларлык!..

      Әйе, бертуган Габдрахмановларның да данлы исемнәре туып үскән якларына әйләнеп кайтты. Хәзер аларның кылган батырлыкларын мәңгеләштерү турында кайгыртасы бар. Заманында алар – символик мәгънәгә ия Революция тавы башыннан күтәрелгән яшь бөркетләр – Котдус, Миңнемөхәммәт һәм Габдерәхим Габдрахмановлар үзләрен Туган

Скачать книгу