Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы. Шахинур Мустафин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин страница 23

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин

Скачать книгу

килә. – Ш. М.), тагын күп кенә билгесез батырлыклар турында сөйләүче язмаларга тап булдым. Зур каһарманлык күрсәтүчеләр арасында 1162 нче укчы полк партбюросы секретаре – күренекле шагыйрь политрук Нур Баян, миномёт батареясы командиры лейтенант Әнвәр Ишманов, автоматчылар ротасы командиры урынбасары старшина Мансур Габдрахманов, тәвәккәл артиллерист-старшина Сәетнур Латыйпов, кыю разведчик Мәлих Галиев, күзәтүче Абдул Гарифуллин, пулемётчы Кадыйр Әбүзәров, сапёр Хәбибрахман Әүхәдиев, элемтәче Әшрәф Әгъләмов, шофёр Риза Гайнетдинов, старшина-санинструктор Валентина Михайлова һ. б. бар.

      Бер 352 нче укчы дивизия солдатлары һәм офицерлары арасында гына түгел, без архивта сугышчан юлларын өйрәнгән башка хәрби частьлар арасында да бихисап андыйлар. Алар – Җиңү таңын якынайтучылар!

      Әйе, безнең Татарстан уллары һәм кызлары яу кырында беркайчан да сынатмаганнар, үзләрен шундый батыр йөрәкле итеп тәрбияләгән республикабызны сугышларда фидакярлек кылып, каһарманлык күрсәтеп данлаганнар…

      Утта чыныккан дуслык

      Республикабызның Кукмара төбәгендә туып үскән данлыклы якташлар эзеннән йөргәндә, Түбән Өскебаш авылы үзәк урамындагы йортларның тәрәзә йөзлекләренә игътибар иттем. Бигрәк матурлап, чәчәкләп-чуклап, нечкә зәвык белән эшләнгәннәр алар. Өйләргә генә түгел, авыл урамына да ямь-нур өстәп торалар.

      – Кайсы останың эше бу? – дигән соравыма каршы:

      – Үзебезнең Кашаф абый Зәйниевнең куллары алтын бит – белмәгән эше юк! – дип җавап бирде биредәге хуҗалык җитәкчеләренең берсе Нариман Фатыйхов эчке бер горурлык хисе белән. – Колхозлашу хәрәкәтендә актив катнашкан кеше, партия һәм мәгариф ветераны. Инде күптәннән лаеклы ялда булса да, өйдә тик ятуны һич тә сөйми… Кыскасы, гомере буе тынгысызлык юлдаш аңа!

      Шул сөйләшүдән соң әлеге хөрмәтле ветеран белән якыннанрак танышу теләге туды да инде. Гаять кызыклы язмыш кешесе булып чыкты ул…

* * *

      …Бүләк итеп бирелгән транзистордан йорт эченә тирән сагыну, сагыш хисләре белән өртелгән җыр агыла:

      …Таралыштык илнең кырларына,

      Очрашырбыз микән без тагын?

      Сагынам сезне, җиңү юлларыннан

      Бергә үткән солдат дусларым!

      Аны зур игътибар белән тыңлап, күзләрен дымландырып утырган Кашаф абый түзмәде, әйтеп куйды:

      – Бигрәк йөрәкләргә үткәзеп җырлый шушы җырчы! Фронт хатирәләрен искә төшереп, тәмам күңелне айкады! Мин дә өзелеп сагынам яудаш дусларымны, бигрәк тә ленинградлы Павловны!

      Ире белән дистәләрчә еллар дәвамында олы тормыш сукмагыннан дус-тату атлаучы Асылбикә апа да, мич каршында аш-су әзерләп йөргән җиреннән туктап, сүзгә кушылды:

      – Хәтереңдәме, әтисе, Павловны син 1943 елның гыйнвар башында безгә алып кайткан идең. Һай, бу гомер дигәнең, шул вакытлардан бирле инде күпме кышлар үткән, күпме язлар килгән!..

      Сугыш һәм хезмәт батыры Кашафетдин Зәйниев

Скачать книгу