Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы. Шахинур Мустафин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин страница 24

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин

Скачать книгу

Өскебашка якынайган саен, Кашаф абыйның йөрәге читлегеннән чыгардай булып, ярсып тибәргә тотынды. Күңелгә бик якын, кадерле шул туып үскән яклар! Сагынылган! Бу кырлар, бу үзәннәр аның яшьлек эзләрен үзләрендә саклый. Кашаф, чананың кышкы юлда дәртле көй чыгарып чыжылдавын тыңлый-тыңлый, үзе дә сизмәстән, хатирәләргә бирелде.

      …Авылның иң беренче комсомолецларыннан иде ул. Партячейка секретаре Шәрип Вәлиевнең уң кулы саналган Кашаф авылда сыйнфый дошманга, наданлыкка каршы оештырылган көрәштә башлап йөрүчеләрнең берсе иде. Ялкынлы агитатор буларак, колхозлашу хәрәкәтендә дә бик актив катнашты егет. Туры сүзле, батыр йөрәкле комсомолецка төрлесен күрергә туры килде ул хәтәр заманнарда. Кулак калдыклары тарафыннан янау-өркетүләр дә еш булды. Бакудан килгән татар эшчесе – егермебишмеңче Нургали Садыйков белән Ятмас Дусай авылында күмәк хуҗалык оештырганда, мәсәлән, кулаклар коткысына бирелгән кайбер адәмнәр аларны чак кына үтереп ташламадылар. Әмма, аңа карап, алларына куйган изге максатларыннан чигенмәде алар.

      Тора-бара Кашаф, Мамадыш педучилищесын, аннары пединститутны тәмамлап, Ятмас Дусай, Березняк, Төркәш, Түбән Арбаш, Алгай мәктәпләрендә укытты, директор вазифасын башкарды. Тәкәнеш районы мәгариф бүлегендә инспектор һәм мөдир булып та эшләде. Тапшырылган һәр эшне җиренә җиткереп башкаруын, инициативалы, эзләнүчән, принципиаль булуын күреп, аны 1939 елда ВКП(б) сафларына әгъза итеп кабул иттеләр. Күрсәтелгән олы ышанычка тагын да тырышыбрак эшләү белән җавап бирде коммунист Зәйниев.

      Бөек Ватан сугышы башлангач, Кашаф Зәйнетдин улы, хатынын, дүрт баласын калдырып, Ватан-ана язмышы хәл ителгән яу кырына китеп барды. Политруклар әзерләү курсларын тәмамлаганнан соң, Кашафны башка иптәшләре белән берлектә ут эченә – Урта Дон фронтына озаттылар. 849 нчы укчы полк составында К. Зәйниев разведка начальнигы һәм политрук вазифаларын башкарды. Дошманга каршы көне-төне алып барган хәлиткеч көрәшләрдә үзен гайрәтле, тәвәккәл командир итеп танытты. Эчкерсезлеге, якты күңелле булганлыгы, башкалар турында аталарча кайгырта белгәнлеге өчен солдатлар да яратты үзен. Авыр яраланганнан соң, госпитальгә озатылыр алдыннан аңа әйткән сүзләре һаман колак төбендә чыңлап тора әле: «Тизрәк терелеп, туп-туры үзебезнең частька әйләнеп кайтыгыз, иптәш политрук! Без сезне сагынып көтеп торырбыз!»

      Тик хезмәттәшләрен яңадан күрергә насыйп булмаган икән Кашаф Зәйнетдин улына. Хәзер ул менә, яраларын яхшылап дәвалау өчен, палатадаш дусты белән туган ягына кайтып бара…

* * *

      …Өйдәгеләр дә, авылдашлары да батыр фронтовикларны бик җылы каршыладылар. Александр Александровичны беренче күрүдә үк яраттылар. Өйләре кысанрак булса да, күңелләре киң иде Зәйниевләрнең – Павловка урынны түрдән бирделәр. Шулай итеп, әлеге дус-тату гаиләдә тулы хокуклы җиденче кеше булып китте ул.

      Гаиләдәгеләр Александр Александровичны хәзинәдә бары белән сыйларга, һәрчак күңелен күрергә омтылдылар. Рәхәтләнеп свежий ит ашасын дип, симертелгән

Скачать книгу