Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы. Шахинур Мустафин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин страница 22

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин

Скачать книгу

Сәгыйдә белән дүрт бала тәрбияләп үстергән. 1941 елның 23 августында ул да Актаныш район хәрби комиссариаты аша үзе теләп фронтка киткән. Архив документларында аның да 1941 елда яралануы турында мәгълүматлар бар.

      Югарыда телгә алынган эпизодта кайсы Мөхәммәтов турында сүз бара – монысы әле хәзергә ачык түгел. Әмма кайсысы гына булмасын, аларның һәр икесен дә чын каһарманнар дип атыйсы килә…

      Өлкән сержант Зиннәт Хәмидуллин белән ефрейтор Архип Макаров турындагы документлар да игътибарга лаек. Бу ике каһарманның үлемсез батырлыгы турында 352 нче укчы дивизиянең «Вперёд, на запад!» газетасында (1943, 18 сентябрь) күләмле язма бирелгән. Аннан күренгәнчә, танкка каршы ата торган мылтыклар белән коралланган һәм фашистларның байтак техникасын, җанлы көчләрен юк иткән әлеге гаярь сугышчылар үзләре биләгән биеклектән соңгы минуткача китмиләр. Патроннары беткәч, кулларына гранаталарын алалар. Инде ахырда яраланып, үзләрен фашистлар төрле яктан чолгап алгач, соңгы гранаталарын аяк астында шартлаталар. Көчле шартлау байтак дошман солдатын һәм офицерын да теге дөньяга озата…

      Татар егете Зиннәт Хәмидуллин белән рус егете Архип Макаровның эчкерсез дуслыгын, тиңдәшсез батырлыгын газета бик күпләр өчен үрнәк итеп куя, дошманга каршы алар кебек кыю, үз-үзләрен аямыйча көрәшергә чакыра. Һәм дивизия сугышчылары шулай эшлиләр дә. Бик күпләр үзләренең исемнәрен мәңгелек данга күмә. Шундыйларның берсе – элекке Беренче Май (хәзерге Чирмешән) районындагы Иске Котыш авылында туып үскән өлкән сержант Андрей Свежухин. Аның турында 1943 елгы «Правда» газетасының 14 октябрь санында күләмле материал урнаштырылган.

      Нинди батырлыклары белән ил күләмендә танылган соң әлеге кече командир? Бу сорауга җавапның бер өлешен без газета язмаларыннан, икенче өлешен дивизиянең сугышчан хәрәкәтләре журналыннан, тарихи формулярдан, политдонесениеләрдән таптык.

      …Сугышка кадәр Ленин исемендәге колхозның оста тимерчесе була Андрей Прокопьевич. «Тимердән чәчәкләр ясый белә иде!» – диләр аның турында. Һәм менә шул кече күңелле, алтын куллы А. Свежухин, үз теләге белән фронтка китеп, иң булдыклы сугышчыларның берсе булып таныла. Андрей, фашист минасына эләгеп, авыр җәрәхәт ала. Әмма ул госпитальдә озак юанмый, бераздан үз частена әйләнеп кайта. Тиздән өлкән сержант Свежухинны санитар итеп билгелиләр. Кыю егет яу кырыннан 113 яралы солдатны һәм офицерны алып чыга. Секунд саен фашист ядрәләре сызгырып, миналар, снарядлар ярылып торган сугыш мәйданында эшли ул үзенең көндәлек батырлыгын. 113 кеше – 113 батырлык дигән сүз…

      114 нче батырлыгы да бар Свежухинның. Соңгы батырлыгы. Аны үлемсез иткән батырлыгы… Хәлиткеч һөҗүм вакытында командирлары сафтан чыккач, аның урынына өлкән сержант Свежухин баса һәм сугышчыларны ярсулы атакага күтәрә. Аның «Алга, бары тик алга!» дигән көчле тавышы, мәһабәт гәүдәсе безнең солдатларда җиңүгә зур омтылыш, олы ышаныч уята. Алар дошман позицияләренә давылдай бәреп керәләр һәм

Скачать книгу