Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы. Шахинур Мустафин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин страница 17

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин

Скачать книгу

атаклы Революция тавының иң югары түбәсенә күтәрелдек. Биредән тирә-юнь – Рәсәйдә иң борынгылардан саналган химия заводы корпуслары һәм матурланып үсеп килүче яңа шәһәр – уч төбендәгедәй бик ачык күренеп тора. Янәшәдә генә, талчыбыклы ярларына тулышып, Тойма елгасы ага. Ул, кышкы йокыдан уянып, үзенең боз толыбын салырга өлгергән инде. Табигать күзгә күренеп яшәрә, җанлана. Язның шифалы җылы сулышын тоеп, Революция тавында яшел чирәм баш калкыткан, тау битләрендә саргылт ут төсендәге беренче чәчәкләр дә күренгәли. Габдерәхим абый әйтеп куйды:

      – «Революция тавы» дип тикмәгә генә йөртелми бу тау. Биредә, элекке Тын тауда, Бондюг күгендә кара болытлар куера башлагач, бик күпләр, кулларына корал алып, контрреволюционерларга, акгвардиячеләргә каршы батырларча көрәшкәннәр. Химзавод эшчесе Шәрифулла бабайның да берьюлы биш улы – Кәлимулла (кызыл партизаннар отряды командирларының берсе), Габдрахман (монысы әтиебез була инде), Миңнәхмәт, Мөхәммәтгариф, Мөхәммәтшакир советлар власте өчен үз-үзләрен аямыйча сугышканнар монда. Алтынчы улларына – Хәбибрахман абыйга – Шәрифулла бабайны акгвардиячеләрдән яшереп саклау бурычы йөкләнгән була. Канга сусаган дошман аны – «биш улын, хәер-фатиха биреп, кызыллар сафына бастырган ата большевикны» – дөнья бетереп эзләгән. Әмма тиз генә табарлык җирдә булмаган ул. Хәбибрахман абый Шәрифулла бабайны, җитәрлек күләмдә азык һәм су биреп, үзе генә белгән урындагы тау куышына яшерә. Куыш авызын исә ташлар белән томалый. Әнә шулай исән кала безнең нәселнең олы горурлыгы-мактанычы Шәрифулла бабай!..

      Башка туганнарыбыз да Гражданнар сугышыннан исән-сау кайта. Бөек Ватан сугышында да актив катнаша алар! Әмма әтиебез Габдрахманга гына бу бәхетле көннәрне күрергә насыйп булмады – Гражданнар сугышыннан авыр яраланып, контузия алып һәм салкын тидереп кайтканлыктан, дөньядан бик иртә китте… Әмма безнең химзаводта аны бик яхшы беләләр, намуслы тырыш хезмәте белән бик күпләрнең олы ихтирамын казанган иде әтиебез. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда эшләде бит ул!..

      Өч бертуган – Миңнемөхәммәт, Котдус, Габдерәхим Габдрахмановлар

      Габдерәхим абый бер мәлгә тынып калды. Аннары, уйчан карашын Революция тавының иң калку җирендә контрреволюционерларга һәм акгвардиячеләргә каршы аяусыз көрәштә батырларча һәлак булган каһарман якташларыбыз истәлегенә куелган мәһабәт һәйкәлгә һәм җирдәге сары чәчәкләргә төбәп, сүзен дәвам итте:

      – …Кемгә ничектер, әмма миңа бу чәчәкләр батырларның кайнар каны тамган җирдә Мәңгелек ут булып кабынганнардыр кебек тоела. «Без монда, безне онытмадыгызмы?» дигәндәй, шул каһарманнар, һәр елны иртә язда чәчәкләр булып калкып, безгә эндәшәләр кебек…

      Әтиебез Габдрахман да шушы туганнар каберлегендә ятадыр кебек тоела миңа. Нигә дисәң, аның кайнар каны да түгелгән бит шушы тау битләренә. Тозлы маңгай тире дә күп тамган. Заманында без ишле гаиләбез белән шушы тауда – Революция тавында яшәдек… Ә-ә-нә безнең барак урыны. Асты – таштан, өсте агачтан иде аның… Комсомол сафларына да шушында яшәгән чакта бастык. И-и-и, ул чактагы очынулар, шатланулар! Башта комсомолга Котдус абый керде, аннары Миңнемөхәммәт абый, соңыннан – мин… Без, комсомол исеме белән чиксез горурланып, ул елларда ниләр генә эшләмәдек үзебезнең төбәктә. Химзаводта ударникларча эшләү белән бергә, наданнарны

Скачать книгу