Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы. Шахинур Мустафин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин страница 20

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин

Скачать книгу

күтәреп: «Ватан-ана өчен – алга, атакага!» дип кычкыра һәм дошман өстенә беренче булып ташлана. Калган сугышчылар да, аның үрнәгендә атакага күтәрелеп, фашистларны үз участокларында тулысынча тар-мар итәләр. Йөрәгенә дошман ядрәсе тигән политрук Ерёменко исә яу кырында мәңгегә ятып кала…

      Тик шулай да бәхетле язмыш кешесе булып чыга Алексей Гордеевич. Коралдашларын атакага күтәргән мизгелдә аны фронт фотокорреспонденты М. П. Альперт фоторәсемгә төшереп өлгерә. Исемсез бу фото соңыннан илебезнең һәм дөньяның күп кенә газета-журналларында, китапларда кат-кат басыла. Шулай итеп, әлеге документаль кадр патриот сугышчы образын гәүдәләндергән символик рәсемгә әверелә…

      Әйе, колхозлар төзүдә чыныгу алган, партия оешмасына җитәкчелек итеп, бай тәҗрибә туплаган коммунист, сугышта политрук буларак, Ватан-ана азатлыгы хакына әнә шундый батырлык күрсәтә, башкаларны да үз артыннан ияртә.

      Хәзер ул һәлак булган җирдә – Ворошиловградтан 30 чакрым читтәрәк Октябрьнең 40 еллыгы исемендәге совхозның «Комиссар кыры» дип йөртелгән урынында – мәһабәт һәйкәл тора. Скульптор И. Н. Чумак Алексей Гордеевичны нәкъ рәсемдәгечә итеп – ашкынулы атакага әйдәгән мизгелдәгечә сурәтләгән. Уң кулын ярсулы төстә күккә чөеп, ул һаман да «Алга, тынычлык өчен көрәшкә!» дип дулкынланып дәшәдер кебек.

      Мин аны барыбызга да бик якын, кадерле шагыйребез – Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең рухи туганы итеп күз алдына китерәм. Ул да бит, коммунист һәм политрук буларак, күпме сугышчыларны җиңүгә рухландырган. Хәтта ул фашизм зинданнарында да әсирләр арасында совет халкының җиңүенә ышанычны ныгытучы политрук, әйдәп баручы булып кала.

      Республикабызда иң беренче Советлар Союзы Геройларыннан Мамадыш районының Кече Кирмән авылы егете Гафият Нигъмәтуллин да бөтен сугыш дәвамында үзен кыю политрук итеп таныта. Танкка каршы ата торган артиллерия дивизионы комиссары Г. Я. Нигъмәтуллин 1945 елның маенда аяусыз көрәштә батырларча һәлак була.

      Мин аларны Максим Горькийның мәгълүм легендасында сурәтләнгән Данкога тиңләр идем. Сугышта үзләрен корбан итеп булса да, йөрәкләрен факел итеп кабызып, башкаларга дөрес, якты юлны күрсәтүчеләр аз булмаган. Күбәү алар безнең тормышыбызның, яшәешебезнең чын Данколары! Шулар турында кабат-кабат уйланам… Аларның бер өлеше парторглар буларак нык танылган, солдатлар арасында ихтирам казанган.

      …1944 елда Днепр хәрби флотилиясенең политбүлеге, татар халкының батыр улы, бронекатерлар отряды парторгы, гвардияче 1 нче статьялы старшина Нәбиулла Насыйбулла улы Насыйровка багышлап, махсус листовка бастырып чыгара.

      «…Парторг Насыйровның данлы исеме, 3 нче ранг капитаны Песков подразделениесендә генә түгел, безнең бөтен флотилиябезгә яхшы билгеле, – диелә әлеге тарихи документта. – Большевиклар партиясенең тугрылыклы улы коммунист Насыйров Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк дошманга каршы каһарманнарча көрәшә. Ул фашист илбасарларны Одесса һәм Севастополь янында аяусыз тукмады, Сталинград һәм Бобруйск, Турово һәм

Скачать книгу