Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы. Шахинур Мустафин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин страница 16

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин

Скачать книгу

дә, хәрби бүләкне үз вакытында ала алмый. 1941 елның 31 октябрендә, авыр яралану сәбәпле, Георгий Семёнович госпитальдә вакытсыз вафат була. Бүләкләү кәгазьләре дә каядыр адашып йөри…

      Сугыш башланганга 67 ел узгач, Алтын йолдыз медале, бәхеткә, үзенең иясен эзләп тапты. Бу өлкәдә Г. С. Смирнов хезмәт иткән полк ветераннары советы, Геройның улы Геннадий Георгиевич һәм кызы Галина Георгиевна зур эшчәнлек күрсәттеләр. Без дә, эзтабар буларак, үз өлешебезне керттек. Нәтиҗәдә Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның 2008 елның 8 мартында игълан ителгән Указы нигезендә лейтенант Г. С. Смирновка «Россия Федерациясе Герое» дигән олуг исем бирелде.

      Безнең «Хәтер яктысы» эзләнү экспедициясе әгъзалары да албайлы батырларның фидакярлеген мәңгеләштерү буенча күркәм эшләр башкардылар. Мамадыш районы үзәгендәге Хәтер паркында Советлар Союзы Геройлары М. К. Москвинга, И. Т. Максимовка, Россия Герое Г. С. Смирновка мәһабәт бюстлар куелды (скульпторлары – әтиле-уллы Альфрет, Альберт, Гадел Әбдрәшитовлар). Күренекле журналист-публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Сергеевич Филиппов алар турындагы энциклопедик мәгълүматларны «Герой керәшеннәр» дигән китабына да (Казан, «Сүз» нәшрияты, 2009) кертте. Албайлы каһарманнарның икесе (М. К. Москвин, И. Т. Максимов) 2000 елда Татарстан китап нәшриятында без әзерләп чыгарган «Батырлар китабы» нда («Книга Героев») түрдән урын алды. Г. С. Смирнов турында да газеталарда һәм «Казань» журналында күләмле язмалар урнаштырдык. Георгий Семёнович хакында 2012 елда «Идел-Пресс» нәшриятында дөнья күргән «Россия Федерациясе Геройлары» дигән китапта да тәфсилләп сөйләнелә.

      Албай авылында ачылган мемориаль комплекста тагын сугыш һәм хезмәт батыры, Социалистик Хезмәт Герое Иван Захарович Ивановның да исем-фамилиясе мәрмәр плитәләргә алтын хәрефләр белән уеп язылган. Тумышы белән Албай авыл җирлегенә керүче Зур Арташ авылыннан ул. 1927 елда дөньяга килгән әлеге каһарман, япон самурайларына каршы фидакярләрчә көрәшеп, «Японияне җиңгән өчен» медале һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек була.

      Сугыштан соңгы гомерен Иван Захарович тулысынча урман хуҗалыгына багышлый. Мәскәүдәге урман хуҗалыгы техникумын һәм Йошкар-Оладагы урман хуҗалыгы институтын тәмамлый. Гади мастердан – баш инженерга, аннары «Кама» леспромхозы директоры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә Иван Захарович. Ул эшләгән елларда леспромхоз коллективы, ил күләмендә иң югары нәтиҗәләргә ирешеп, Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була. Директор исә «Почёт билгесе», Ленин орденнары белән бүләкләнә. Татарстанның һәм Россиянең атказанган урманчысы И. З. Ивановка 1985 елда «Социалистик Хезмәт Герое» дигән мактаулы исем бирелә…

      Әйе, Галәм – үзенең ай-йолдызлары, халкыбыз исә үзенең батыр уллары һәм кызлары белән матур бит!.. Мамадыш районы җитәкчеләре шуны яхшы аңлап, үткәнне барлап, киләчәккә карап эш итәләр.

* * *

      …Мемориаль комплекстагы тантана барышында мин дә бер шигыремне укыдым. Рәхим-шәфкатьсез дошманга каршы хәлиткеч көрәш мәйданында мәңгелеккә ятып

Скачать книгу