Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы. Шахинур Мустафин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин страница 13

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин

Скачать книгу

батырлыклары өчен бирелгән югары хөкүмәт бүләкләре балкый. Татарстаннан килгән сугышчылар да республикабыз данын югары йөртәләр. Мәскәү янындагы сугышларда Арча районының Шушмабаш авылыннан килгән Гыйльметдин Шиһапов – Ленин ордены, Актаныштан Мәгариф Галиәхмәтов, Әлмәттән Мансур Галәветдинов иптәшләр исә Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнәләр.

      Гаян абый да «Мәскәү оборонасы өчен» медаленә, икенче тапкыр «Батырлык өчен» медаленә лаек була. Соңгысын аңа Пущай торак пунктын һәм Орша шәһәрен азат итү өчен барган сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен бирәләр. Архив документларыннан күренгәнчә, Миңнегаян абый үзенең расчёты белән әлеге торак пунктларга иң беренче булып бәреп керә һәм, төз атып, дошман пулемётчыларын, миномёт батареясын һәм шактый күп дошман солдатын юк итә…

      Орудие командиры – Ленин ордены кавалеры Гыйльметдин Шиһапов

      Мондый мисалларны аның сугышчан тормышыннан байтак китерергә мөмкин. Күкрәгендә Ватан-анага карата тиңсез мәхәббәт, дошманга каршы чиксез нәфрәт хисләре кайнаган гвардия өлкән сержанты – орудие командиры Гаян Ибраһимов, фашист илбасарларның җанлы көчләрен һәм техникасын күпләп юк итә-итә, Көнчыгыш Пруссиягә кадәр данлы сугышчан юл үтә. Һәм 1945 елның 26 гыйнварында ныгытылган шәһәр-крепость Кёнигсбергны алу өчен барган сугышларда батырларча һәлак була. Нибары 23 яшендә…

* * *

      – …Миңа нәкъ егерме яшь тулган көнне үлгән икән Миңнегаян абыегыз, – диде, күзләрен мөлдерәтеп, әниебез Гөлзәйнәп, аңа бертуганы турында хәрби архивтан алып кайткан сугыш чоры документларының күчермәләрен күрсәткәч. – Өйләнгән булса, балалары – дәвамы калыр иде… Хәер, ятимнәрнең, тол хатыннарның да язмышлары бик җиңелдән түгел шул…

      Һәм ул яңадан үзенең бертуганы Бибимәгъшия апа турында сөйләп китә. Апасының ире Газиз Кадыйров, 1941 елның көзендә Молдавия җирендә һәлак булгач, аңа бердәнбер кызы Гарифәне берүзенә карап үстерергә туры килә (уллары Камил исә бик яшьли вафат була). Ничек итсә итә, әмма чын кеше итеп үстерә кызын Бибимәгъшия апа. Гарифә башта Мамадыш районының Уразбахты авылында «Сигезенче март» колхозында сыер савучы булып эшли. Мактаулы исеме, фотосурәте район һәм республика газеталары битләрендә еш балкый аның. Аннары ул, кияүгә чыккач, тегүче һөнәрен үзләштереп, Пермь өлкәсенең Губаха шәһәрендә, соңгы елларда исә лаеклы ялга киткәнче Түбән Кама каласындагы «Яшьләр» ательесында халыкка игелекле хезмәт күрсәтә. Ире Габделфәрт тә, шофёр буларак, булдыклы шәхес… Өчесе дә бер түбә астында торгач, шатлыкларын да, кайгыларын да тигез бүлешеп яшиләр алар. Бибимәгъшия апа да, Гарифә дә үзләре өчен иң кадерле кешеләрдән саналган Кадыйр Газизов белән Миңнегаян Ибраһимовны һәр көнне иртә-кич үз догаларыннан калдырмыйлар, аларның соңгы фотосурәтләренә тирән юксыну-сагыну хисләре белән кат-кат багалар…

      Нәкъ шундый ук сүзләрне Хәбибҗамал әбиебезнең якын туганы Искәндәр солдатның

Скачать книгу