Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы. Шахинур Мустафин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин страница 9

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин

Скачать книгу

елгы 22, 29 ноябрь саннарында дөнья күргән «Сыгылсаң да сынма, сынчы!» дигән әтрафлы язмасында болай дип яза: «Альфрет Хәйруллаевич – табигый матурлыклар эзләүче, яшәүдә тормыш гармониясен тапкан сынчы-иҗатчы…»

      Без дә мөхтәрәм Әхтәм Исмәгъҗан улының ошбу сүзләрен ихластан хуплыйбыз. Җыеп кына әйткәндә, Әлфәрит абый Әбдрәшитов, үзенең мәһабәт сыннарда гәүдәләнгән, мәңгелек яшәү алган каһарманнары кебек, Тормыш дигән җитди көрәш мәйданында зур Батырлык һәм рухи Матурлык үрнәге күрсәткән, җиңелүне белми торган гаярь, асыл ир-егетләребезнең берсе иде!

      Хәзер аның сынлы сәнгать өлкәсендә тәмамланмый калган эшләрен уллары Альберт белән Гадел тормышка ашыралар. Батырлык эстафетасы, әнә шулай, Мәңгелек ут кебек балкып, буыннан-буынга күчеп, матур дәвам итә…

* * *

      …Тарихи-документаль чыганаклардан ачыкланганча, СССР таркалганчы 12 мең 776 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Шулар арасыннан Алтын йолдызга 154 кеше – ике тапкыр, 3 кеше – өч тапкыр, 2 кеше дүрт тапкыр лаек була. Геройлар арасыннан 95 кеше – гүзәл затларыбыз (хатын-кызлар), 44 кеше исә чит илләр гражданнары…

      Болар хакында без «Батырлар китабы» ның 2015 елда дөнья күргән икенче томыннан укып белдек. Әлеге уникаль басма Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов хуплавы һәм ярдәме белән нәшер ителгән.

      «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы (ТГИО), Россия Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең Татарстандагы төбәк бүлекчәсе, «Хәтер китабы» редакциясе, Татарстан Республикасының архив эшләре буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы милли музее, Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы, республика һәм муниципаль районнарның хәрби комиссариатлары хезмәткәрләре, Татарстан галимнәре, язучылары һәм журналистлары соңгы елларда батырларыбызга кагылышлы байтак кына китапларга «җан өрделәр».

      2003 елда «Хәтер китабы» редакциясе Социалистик Хезмәт Геройларыннан – 211 кешегә, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерларыннан 9 кешегә багышланган саллы гына китап бастырып чыгарды. Сугышчан Дан орденының өч дәрәҗәсенә дә ия булган 48 якташыбыз турындагы китап исә 2005 елда дөнья күрде. Шул ук елдан, дәһшәтле сугыш җәһәннәменнән исән-имин котылган татарстанлы фронтовикларга багышлап, «Алар илгә Җиңү алып кайтты» дигән исем астында күптомлыклар нәшер ителә башлады.

      2007 елда «Идел-Пресс» нәшрияты эзтабар галим И. Ф. Исмәгыйловның сугыш чорында һәм тыныч вакытта Герой исеменә лаек булган милләттәшләребез турында «Татар халкының батырлары» дигән хезмәтен киң җәмәгатьчелеккә җиткерде. Әлеге басмада татар милләтеннән булган Советлар Союзы Геройларының (шул исәптән Татарстаннан читтә туганнарның да) биографияләре бирелә.

      2008 елда «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы һәм «Хәтер китабы» редакциясе «Татарстан Геройларының 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә, сугыштан соңгы халык хуҗалыгын торгызуга һәм үстерүгә керткән өлешләре» дигән темага үткәрелгән фәнни-гамәли конференция материалларын аерым китап итеп нәшер итте. 2009 елда «Татарстан

Скачать книгу