Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы. Шахинур Мустафин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин страница 26

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин

Скачать книгу

йөрү дисеңме, өй эшләрендә булышу дисеңме – һәммәсен дә ялт иттереп куяр иде Мөхәммәт абыебыз. Без яшьрәкләр исә һәрвакыт аның кебек булырга тырыша идек.

      Яшь язучы Мөхәммәт Әхмәтгалиев (уңнан сулга) каләмдәш дуслары Гарәфи Хәсәнов, Җәвад Тәрҗеманов белән. Казан, 1938

      Әниебезнең бертуган абыйсы – күренекле журналист, җырчы һәм җәмәгать эшлеклесе Ибраһим Кулиев (1885–1937) һәм аның улы – танылган инженер, Казан һәм Уфа радиолары эшчәнлегенә нигез салучы, радио буенча татар телендә чыккан беренче китапның авторы Салих Кулиев (1908–1939), – кулга алынып, «халык дошманы» буларак, атылганчы, безнең гаиләгә хәйран ярдәм итеп тордылар. Алар «таш капчык» ка озатылгач та, әнинең әнисен – Латыйфа абыстайны – тизрәк үзебезгә алу хәстәрен күрдек. Әбиебез газиз балаларының 1957 елда тулысынча аклануларын, ни кызганыч, ишетә-күрә алмады – 1942 елның 1 маенда вафат булды…

      Горурланып әйтә алабыз: Ибраһим һәм Салих Кулиевлар – Татарстан тарихында гына түгел, әлбәттә инде, абыебызның үсүендә-формалашуында якты эз калдырган затлы шәхесләрдән иде…

      Мөхәммәт абыебыз дигәннән, ул 1920 елның 20 гыйнварында Яңа бистәдә дөньяга килгән. Туу турындагы таныклыгына, ни сәбәптәндер, туган көне «21 февраль» дип язып куйганнар…

      Яңа бистәдәге 13 нче татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, абыебыз 1938–1941 елларда Казан дәүләт педагогия институтының биология факультетында белем алды. Бөек Ватан сугышы башлангач, студент иптәшләре белән бергә Кайбыч районында окоплар, танкка каршы траншеялар казуда катнашты. Аннары Ленинградтан Казанга күчеп килгән хәрби заводларның берсендә эшли башлады…

      Абыебызны сугышка 1942 елның 22 маенда – Калинин исемендәге шул заводта эшләгән җиреннән алдылар. Аны фронтка озату берничә көнгә сузылды. Казан вокзалы каршындагы бакча кырыенда көннәр буе поезд көтү. Армиягә алынган егетләр, ирләр, озатучылар барысы бергә әле. Гармуннар… Йөрәк өзгеч җырлар… Әйтеп каласы сүзләр, истә калдырырлык итеп карашулар… Команда биреп, берәүләрне, тезеп, барлап, вокзал эченә алып кереп китәләр. Озатучылар койма янында өзелеп-өелеп кала – перронга керергә рөхсәт юк. Китәләр, яңалары килә. Халык бетми, мәйдан гөрли, җырлый, елый… Көнозын торгач, иртәгә дип, абыйларны кире кайтардылар. Тагын бер төн үз өебездә бергә куну шатлыгы…

      Ниһаять, абыебызны армиягә озатып җибәрдек. Шул ук көнне аннан хәбәр дә килеп иреште. Дөресрәге, блокнот битенә ашыгып кына язылган ул хат-записканы бер узгынчы өебезгә кертеп чыккан иде…

      Шуннан соң да абыебыздан хат-хәбәрләр өзлексез килеп торды – бигрәк тә тынгысыз, кайгыртучан изге җан иде шул ул – кадерле, үтә якын кешебез! Хәтта кыска-кыска җөмләләреннән дә безне ничек кенә булса да борчымаска тырышу, тынычландыруга көчле омтылыш, күңел җылысы бөркелеп тора иде аның…

      1943 елның август азагында дошман ядрәсеннән гомере киселгәнчегә хәтле Мөхәммәт абыебызның рухы, җаны гел безнең

Скачать книгу