Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы. Шахинур Мустафин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин страница 28

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин

Скачать книгу

күңел, уфтанма,

      Уфтанган, димәсеннәр.

      Уфтаныр көннәргә калган

      Бу егет, димәсеннәр.

      Ярның аргы яккаена

      Дошман таяк ташлаган,

      Без бәхетсезләргә каршы

      Герман сугыш башлаган.

      Алдылар, бәгырьләрем,

      Калдыгыз, бәгырьләрем…

      Герман границасында

      Калмасын каберләрем!

      Герман границасында

      Ташлык түгел, гел таулык…

      Исән булсак, бер кайтырбыз,

      Кирәк исәнлек-саулык!..

      Шулай бит, әни, язган булса, бер кайтып, шау-гөр килеп яшәрбез әле. Сиңа, әни, туганнарга саулык кына бирсен Ходай! Әни, син дә тегү машинаң төбендә, мине сагынганда, шул җырларны җырла. Балавыз гына сыкма. Күзләрең болай да кара бит. Чынлап әйтәм, минем өчен аз гына да борчылма, кайгырма. Хәлләрем әйбәт әле минем. Өс-баш бөтен, тамак тук. Мәрьям, син авырып йөрисең икән. Бирешмә!

      Инде үз хәлләремә килгәндә, мин моңарчы отделение командиры булып тордым. Хәзер мине командирлыктан төшерделәр. Әни, син яшьләргә каты булма, дип язган идең. Менә шул каты булмавым өчен төшерделәр. Ярар, бу зур мәсьәлә түгел. Моңарчы да курсант идем, хәзер дә. Укып бетерә алсак, лейтенант булырбыз барыбыз да. Менә шул үзем турында. Ашау-эчүне сорыйсыз. Иртән – 300 г икмәк, 25 г май, шикәр комы, аш, чәй. Көндез – аш (итле йә колбасалы, йә ике селёдка белән бәрәңге), ботка (йә бәрәңгедән, йә кишердән), компот. Кичкә дә җылы аш, чәй. Өс бөтен, әни, тамак тук, бер дә борчылма минем өчен…

      14 ноябрь, 1942 ел.

      …Мине тәбрик итәргә була. Бүген хәрби ант кабул иттек. (Миңа ике кат туры килде, беренчесе – Бийскида.) Хәзер менә Такташны укып утырдым да, сиңа хатны дәвам итәм. Миндә Такташның җыентыгы һәм Г. М.ның «1935»е генә бар (Галимҗан Мөхәмитшин китабы. – И. Ә.). Бу – минем өчен бердәнбер татар дөньясы…

      Англиянең Африкадагы кызу хәрәкәтләре турында укып шатланабыз. Бу икенче фронтның башлануы түгел микән?

      22 ноябрь, 1942 ел.

      Хәерле көн сезгә, кадерле туганнарым! Әнием, сеңлем, энекәшем, Зәйнәп апа һәм барча туганнарым! Сезгә ерак-ерак илләргә барып адашкан, инде менә ярты елга якын туганнарын, иптәшләрен-дусларын күрми яшәүче улыгыз Мөхәммәттән кайнар сәлам. Шаулы, нурлы, тузанлы Казан каласыннан аерылганга, ялгышмасам, нәкъ ярты ел.

      Әйе, инде күпме сулар агып,

      Күпме-күпме җилләр искәндер,

      Ничә төннәр әни ак түшәктә,

      Мине уйлап, яшен түккәндер?

      Күпме вакыт үтте маңгаемнан

      Үпкәнеңнән бирле соңгы кат.

      Малаеңның кайнар мәхәббәтен

      Сиңа илтсен, әнкәм, сәлам хат!..

      Монда юк шул күңел тулган чакта,

      Күздән күреп, хәлне белүче,

      Кар-буранда хәлдән тайган чакта,

      «Туңгансыңдыр, улым» диюче…

      Әйе, әнием, арысам да, туңсам да, сине уйлап, йөрәгемә хәл керә. Кайчан гына өйгә кайтырмын? Алны-ялны белми, сезне кадерләп тәрбия итәрмен. Кайчан гына дөнья борчуларыннан, газап-кайгыларыннан башка сезне рәхәт кенә яшәтермен? Шул өметләр белән яшим, шуларны уйлап, күңелемне юатам мин, әнием!..

Скачать книгу