Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы. Шахинур Мустафин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин страница 29

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин

Скачать книгу

җиңеп чыгарга тырыш, аптырап торма. Сугыш озакка бармас, мин исән-сау кайтырмын. Син укуыңны дәвам итәрсең. Бергәләп әнине тәрбияләргә керешербез. Шулай, сеңлем, бәхет үзе килми, без аны яулап алырбыз. Сеңлем, әнигә, Зәйнәп апага, Ильяска сәлам әйт. Миңа еш-еш хат яз. Бөтен серләреңне, борчуларыңны яшермичә яз, сеңлем! Битеңнән үбеп, абыең.

      9 гыйнвар, 1943 ел.

      (Дусты Җәвад Тәрҗемановка җибәрелгән хат. – И. Ә.)

      Кайнар сәлам сиңа, Җәвад, ерактагы дустың Мөхәммәттән! Туганнарга, дусларга, кызларга да миннән сәлам күндер!

      Үзем исән-сау гына беркөе укып ятам. Өс-баш бөтен, тамак тук. «Ашау – байдан, үлем – Ходайдан» дип яши бирәм. Менә хәзер штабта телефон янында дневальный булып утырам. Берәү дә шалтыратмый. Инде төн. Кәеф әйбәт кенә. Чөнки бүген «Сталинградтан немецларны 60 км га һәм Ленинградтан 50 км га куганнар!» дигән җылы хәбәр килде. Йөрәкләрне җылытып, кәефләрне күтәреп җибәрде. Бүген көне дә бик җылы, тамчылар тама.

      Түбәләрдән тамчы тама,

      Тама бирсен.

      Ялкынланып йөрәк яна,

      Яна бирсен.

         Тама торган тамчылар да

         Кибәр микән?

         Йөрәктәге ялкыннар да

         Сүнәр микән?..

      Кайчакта үлеп-үлеп шигырь язасы килә дә, вакыт булмый йә тагын ни дә булса килеп чыга. Ә безнең яшьтәш, каләмдәш Шәрәф Мөдәррис Союзга алынган, ди, инде. Шулай итеп, тамчы кебек кибәрбез микәнни?..

      Взвод командирыбыз мәктәп директоры, әдәбият укытучысы булган. Кайчак аның белән гәпләшеп утырабыз да, авыр сулап: «Сугыш беткәч…» – дибез.

      Әйе, сугыш беткәч, исән булсак, мәктәпләргә кайтып, шау-шулы, нурлы биналарда балалар белән гөр килеп гомер итәрбез.

      Илһам килгәндә, каләм дә тибрәткәләрбез. Ә әнкәй өй түрендә тәсбих тартып утырыр… Юк, бу – күңелнең нечкәрүе генә. Хәзер азмы-күпме үзгәрдем, кырысландым инде, дустым. Безнең алда – бөтен каты кырыслыгы, газаплары белән рәхимсез сугыш. Белмим, ул дәһшәтле упкыннан Тынычлык, Сәламәтлек ярына барып җитәрбезме, әллә кара туфрак астынамы?

      Юк, үлем куркытмый инде хәзер. Әгәр үлеп тә, әнием, туганнарым, дусларым бәхетле булсалар, минем генә гомерем берни түгел. Ә шулай да ЯШИСЕ КИЛӘ!..

      11 гыйнвар, 1943 ел.

      Әгәр кайта алмасам, онытмассыз, энем! Әнине, Мәрьямне карау сиңа кала. Өйдә хуҗа бул, олы хуҗа булырсың, энем. Хәер, исән калып кайтырмын төсле, өметемне бөтенләй җуймадым әле. Безнең урамга да бәйрәм килер дип юанам. Син боларны, энем, башкаларга сөйләми тор, минем өчен кайгырмасыннар. Сәлам белән абыең (хат техникум адресына җибәрелгән. – И. Ә.).

      19 гыйнвар, 1943 ел.

      Әни, син минем русча язуыма үпкәлисең икән. Тизрәк барып җитсен дип шулай язам бит, ачуланма. Моннан соң үзеңә татарча гына язармын. Син улыңа бөтен борчуларыңны әйтеп хат яз. Үз кулың белән язган хатларыңны, җылы сүзләреңне укыйсым килә. Комиссиядә булдыңмы? Нәрсә диделәр? Икенче группа бирделәрме? Җиңелрәк эшкә күчермәделәрме?

      Әнкәй, эштән кайткан чакта,

      Иңбашларың таладыр,

      Уйлап

Скачать книгу