Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы. Шахинур Мустафин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин страница 25

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин

Скачать книгу

тиз арада иң алдынгылар рәтенә чыгарды. 1944 елда дәүләткә иң күп икмәк тапшырган хуҗалык җитәкчесе буларак, Кашаф Зәйнетдин улы Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы Мактау грамотасына лаек булды. Әлеге зур бүләкне аңа Югары Өскебаш авылында үткәрелгән колхоз рәисләре җыелышында Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы рәисе Гали Динмөхәммәтов үзе тапшырды.

      – Фронтта дошманны тизрәк җиңү өчен үзегездән зур ярдәм күрсәтәсез, моның өчен чын күңелдән рәхмәт Сезгә! – диде ул, Кашаф Зәйнетдин улының кулларын дустанә кысып.

      Сугыштан соң Түбән Өскебаш авыл Советы рәисе, колхоз партоешма секретаре, районның төрле мәктәпләрендә укытучы булып эшләгәндә дә Кашаф Зәйнетдин улы үзенең намуслы исемен һәрвакыт югары йөртте. Хезмәт кенәгәсендәге күпсанлы рәхмәтләр, бүләкләү турындагы язмалар әнә шул хакта сөйли.

      Заманында Александр Александрович алдына алып сөйгән балалар да зурлар инде. Аларның һәркайсы тормышта үз юлларын тапты. Вил белән Илгиз – шахтёрлар, Алсу – бухгалтер, Люция – агроном… Кашаф абый фронттан кайткач туган уллары Наил – республикабызның Урман хуҗалыгы министры урынбасары. Наилә исемле кызлары исә азык-төлек җитештерү өлкәсендә мактаулы эшче…

      Әйе, ил алдында да, гаиләсе каршында да йөзе ак, намусы пакь мөхтәрәм шәхеснең. Лаеклы ялга чыккач та, ул озак еллар дәвамында колхозның сыйфат комиссиясе рәисе булып эшләде, һәртөрле тәртип бозу, әрәм-шәрәм итү күренешләренә каршы көрәште. Дөреслек, тәртип, муллык сагында намусы-вөҗданы һәрвакыт уяу аның…

* * *

      Кунакчыл хуҗалар белән саубуллашканда, мин тагын авыл йортларын бизәп торган тәрәзә йөзлекләренә күз салдым: оста, бик оста эшләнгән алар! Кешеләрнең күңел тәрәзәләрендә һәрвакыт яктылык булсын өчен фронтта фашизм дигән кара афәткә каршы батырларча көрәшкән, милләтара дуслыкның кадерен белгән, сугыштан соңгы елларда хуҗалыкны аякка бастыру, аң-белем тарату өчен бар көчен, йөрәк җылысын биргән Кашаф абый Зәйниев – чын мәгънәсендә халыкның тирән ихтирамына, кайнар рәхмәтенә лаеклы ветеран!

      «Әгәр кайта алмасам, онытмагыз!..»

      (Яшь язучы Мөхәммәт Әхмәтгалиевнең сугыш чоры көндәлекләре һәм фронт хатлары)

      Шагыйрь күңеле сизгер барометр кебек бит ул! Никадәр генә оптимист булса да, Ватан солдаты – талантлы яшь язучы Мөхәммәт Әхмәтгалиев тә сугыш дигән җәһәннәм уты эченнән исән-сау чыгачагына бик үк ышанып җитмәгәндер. Бигрәк тә күз алдында якын дуслары-көрәштәшләре дошман ядрәләреннән, снаряд-мина кыйпылчыкларыннан кырылып торганда.

      «…Кичә көне буе снаряд, миналар астында чокырларда яттык. Берничә кешене үтерде. Осколкалар белән яраланучылар күп, – дип яза ул 1943 елның августында әнисе Өммегөлсем Кулиевага җибәргән иң соңгы хатларының берсендә. – Мөгаен, бүген кич без дә сугышка керербез… Шулай, әнкәй, язганын күрербез… Менә акрын гына кояш бата… Ул җылы кояш минем өчен яңадан иртәгә чыгармы? Белмим. Вакыт таба алсам, иртәгә сугыштан алган тәэсирләрем

Скачать книгу