Скандинавия мифологиясе. Финн Олафссон

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Скандинавия мифологиясе - Финн Олафссон страница 4

Скандинавия мифологиясе - Финн Олафссон

Скачать книгу

һәм диңгез албастысы Гимир апасының улы, Асларның өченчесе һәм иң батыры. Ул бер куллы, чөнки уң кулын аллаларны куркыныч албастыдан коткару сәбәпле югалта. Ләкин бу Тюрга оста сугышчы булырга комачауламый.

      Хеймдалль – аны шулай ук Зирәк Ас дип йөртәләр – Бифрёст күперенең ышанычлы сакчысы. Ул көндез дә, кич тә йөз километр ераклыкка күрә һәм басуда чирәм, сарыкта йон үскәнен ишетә ала. Зирәк Ас кошлардан азрак йоклый һәм йокысы кошларныкы кебек сак. Аның тешләре чиста алтыннан, ә билбавыннан тавышы бөтен илгә ишетелә торган алтын быргы салынып тора.

      Браги – шагыйрьләр һәм скальдлар алласы. Башка беркем дә аның кебек шигырьләр һәм җырлар иҗат итә алмый. Шагыйрь булырга теләүчеләр аның ярдәмен сорарга тиеш.

      Ход, яисә сукыр Ас, Тюр, Хеймдалль һәм Браги кебек үк Одинның улы. Ул бик көчле һәм беркайчан да Асгардтан китми, үзенең йортыннан да сирәк чыга.

      Видар дигән алланы Сүзсез Ас дип йөртәләр, чөнки ул, акыллы һәм батыр булуга карамастан, күп сөйләшергә яратмый. Ул Один һәм албасты хатын Гридның улы, һәм Тор шикелле диярлек көчле.

      Вали корал белән эш итү буенча алдынгылардан һәм сугышларда Тюрдан калышмый, әмма ул начар киңәшче һәм бик акыллы түгел.

      Торның үги малае Улль – уктан иң яхшы атучы санала. Аның уклары цельгә, ул ничек кенә ерак һәм кечкенә булмасын, һичшиксез барып тия. Улль шулай ук иң оста чаңгыда йөрүче. Аннан бу осталыкка кешеләр дә өйрәнгән.

      Алла Нйодр – Ас түгел. Ул Ваннар нәселеннән. Ул диңгездә йөрүчеләргә химая итә, һәм аңа җилләр, диңгезләр буйсынган. Нйодр Аслардан иң бае, һәм башка Ваннар кебек үк, бик мәрхәмәтле.

      Аның улы Фрейр, җәй алласы, матурлык буенча Бальдрдан калышмый, һәм атасы кебек үк киң күңелле. Фрейр кешеләргә мул уңышлар алып килә. Ул сугышлар һәм талашлар яратмый һәм җирдә кешеләр арасында тынычлыкны саклый.

      Аллаларның соңгысы, хәйләкәрлек алласы Локи, Ас та, Ван да түгел. Ул албастылар нәселеннән, әмма Аслар күптән инде аның акылы һәм хәйләкәрлеге аркасында аңа Асгардта яшәргә рөхсәт иткән. Локи озын буйлы, батыр һәм матур, ләкин явыз һәм мәкерле. Үзенең шаяртулары белән ул Асларны еш кына куркыныч астына куя, ләкин тапкырлыгы белән аларны коткара да. Хәйләкәрлек алласыннан яманны да, яхшыны да күрергә була, шуңа күрә беркем дә аңа ышана алмый.

      Асгардта яшәүче алиһәләр патшабикәсенә килгәндә, ул да булса Одинның хатыны Фригг. Ул дөнья хөкемдары шикелле үк акыллы, ләкин беркайчан да үзенең нәрсә белгәнен әйтми. Үзенең ире кебек ул да җиргә төшә һәм, икенче төрле киенеп, кешеләрнең кайгы-борчуларына игътибар итеп, алар арасында йөри.

      Нйодрның кызы һәм Фрейрның апасы, мәхәббәт алиһәсе Фрейя – аны шулай ук, Ваннар нәселеннән булу сәбәпле, Ванадис дип тә йөртәләр – Асгардта Фриггтан соң беренче алиһә. Матурлык буенча аңа тиң кеше беркайда да юк. Ул шундый киң күңелле – һәрберсенең кайгысын уртаклаша. Фрейяның лачын каурыйларыннан эшләнгән киеме бар. Аны киеп ул болытлар өстеннән очып йөри. Шулай ук аның Бризингамен дигән искиткеч матур муенсасы бар.

Скачать книгу