Скандинавия мифологиясе. Финн Олафссон

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Скандинавия мифологиясе - Финн Олафссон страница 7

Скандинавия мифологиясе - Финн Олафссон

Скачать книгу

алиһәнең чәчләрен кисеп ташлаган. Хәйләкәр алла әле ерак китмәгән була, Сиф шундук уянып, чәчләренең юклыгын аңлап, Торны чакыра башлый. Тор җитез генә килеп җитә дә, хатынын күргәч, гаҗәпләнүеннән таңга кала. Ләкин озакламый эшнең нәрсәдә икәнен белеп, гаҗәпләнүе ярсуга әйләнә. Тор мондый усал шаяртуның кем тарафыннан эшләнгәнен сизеп, Локины эзләргә китә.

      Үзенең шаяруы белән бик канәгать булып, Локи, Ротатёск тиененең сикерүләрен карап, тыныч кына Лерад агачы астында утыра иде. Берзаман кинәт кенә аның алдында баһадир Асның сыны пәйда була.

      –Үлемгә әзерлән, Локи, – дип яңгырый ул.

      – Кызган мине, Тор! – дип үтенә Локи. – Зинһар кызган, мин барысын да кире кайтарам, – ди.

      – Син алдыйсын, ялганчы! Ничек син аңа чәчләрен кайтара аласын? – дип каршы килә Тор.

      – Мин хәзер үк гномнарга китәм, – ди Локи. Син бит беләсең, алар бик яхшы әйберләр ясыйлар. Алар чәчләр дә ясый алачак, хәтта чиста алтыннан. Ант итәм!

      Тор белә иде: хәтта үтә ялганчы Локи да антын бозарга батырчылык итмәячәк. Шуңа күрә ачуын тыеп, хәйләкәр алланы җибәрергә була.

      Локи, канәгать булып, гномнар иленә юнәлә.

      Бу җир астында яшәүче халык арасында күп кенә күренекле осталар бар иде, әмма алар арасында бертуган Ивальдилар дан тота. Локи нәкъ шуларга юл тотарга була. Аның йомышын ишеткәч, бертуган гномнар бик сөенәләр. Алар инде күптәннән аллаларга үзләренең искиткеч осталыкларын күрсәтергә ашкыналар иде. Шулай итеп, алар шундук эшкә керешәләр. Бер сәгать тә үтми, Сиф өчен чәчләр инде әзер була. Озын һәм калын алар пәрәвездән дә юкарак иде. Иң гаҗәеп нәрсә шунда: аларны башка кую белән, алар шундук аңа ялганып үсә башлыйлар, әйтерсең лә чын чәчләр, гәрчә алтыннан булсалар да.

      Җиңел сулап куеп, Локи аларны инде Торга китереп бирмәкче була, ләкин аны гномнарның берсе туктата.

      –Көт әле бераз, без әле эшебезне бетермәдек, – ди ул.

      Локи кала, ә өлгер гномнар тагын үзләренең кечкенә чүкечләре белән шакылдата башлыйлар. Бераздан алар озын, затлы рәсем белән капланган сөңге һәм кораб ясап чыгаралар. Сөңге Гунгнир дип атала. Аның тылсымлы үзенчәлеге бар: ул бер ялгышсыз теләсә кая тия ала, хәтта иң нык калканнарны, кылычларны вата ала. Аннан да искитәрлек “Скидбладнир” исемле кораб иде. Ул кайсы якка йөзеп барса да, җил һәрвакыт аның уңаена исә. “Скидбладнир” дөньяда иң зур кораб, ләкин шул ук вакытта ул шундый җыйнак булып җыелган, хәтта аны куенга тыгып була.

      Корабны, сөңгене һәм чәчләрне алып, бертуган Ивальдиларның өлкәне, боларны Локига биреп, болай ди:

      –Бу әйберләр – бездән аллаларга бүләк. Син аларны Асгардка илт һәм сөңгене – Одинга, корабны – Фрейрга, ә чәчләрне Торга бир.

      Локи гномнарга рәхмәт әйтеп, бүләкләрне ала да һәм, шатланып, өенә кайтып китә. Инде җир асты иленең чигенә җиткәндә генә, кинәт бер тау куышында гном Брок һәм абыйсы Синдрины күрә һәм аларны үртәмәкче була.

      – Әй, сез, булдыксыз осталар! – дип кычкыра ул. – Карагыз бу затлы әйберләргә, менә ничек эшләргә кирәк, үрнәк алыгыз…

      Гном

Скачать книгу