Көмеш дага / Серебряная подкова. Джавад Тарджеманов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Көмеш дага / Серебряная подкова - Джавад Тарджеманов страница 33
Коля укытучының авызыннан чыккан һәр сүзен язып барырга тырышты.
«Борынгы Көнчыгышның башка дәүләтләре – Вавилон, Һиндстан һәм Кытай халыклары да каналлар үткәргәннәр, зур-зур биналар төзегәннәр, төрле савытларның күләмен билгеләгәннәр, күктәге йолдызларның йөрешен өйрәнгәннәр, шуның нәтиҗәсендә геометриядән шактый бай тәҗрибә туплаганнар. Бу илләр белән борынгы Греция сәүдә итешкән. Греклар мисырлыларның, вавилонлыларның һәм башка Көнчыгыш халыкларының белемнәрен үзләштергәннәр, аларны тулыландырганнар һәм үстергәннәр. Ниһаять, безнең эрага кадәр өченче гасырда яшәгән грек математигы Евклид геометриядән аңа чаклы билгеле булган барлык мәгълүматларны, бергә җыйнап һәм камилләштереп, үзенең «Нигезләр» дип аталган китабына туплаган. Менә ни сәбәпле геометрияне «Евклид геометриясе» дип атыйлар.
Гасырлар үтү белән, геометрик төшенчәләр күбәя барганнар һәм гаҗәеп дәрәҗәдә киң кулланышлы фәнгә әверелгәннәр, ә аның тәүге тәгълиматы – җир үлчәү – бәләкәй бер өлеше генә булып калган».
Коля соңгы сүзне язып бетерде һәм, каурый каләмен куеп, кырыс кыяфәтле укытучыга сокланып карап алды. «Геометрия мәһабәт сарайлар һәм храмнар салырга, туп-туры каналлар үткәрергә, күктәге йолдызларны өйрәнергә ярдәм итә – һәммә нәрсәне булдыра икән ләбаса! Искиткеч фән икән бу геометрия!» – дигән фикергә килде ул.
Башка гимназистлар да шул турыда уйладылар. Корташевскийның төпле итеп, эчтәлекле итеп аңлатуы, аның китергән дәлилләре һәркемнең күңелен җәлеп итте. Бу яңа фәндә ачылган кызыкларны алар тын да алмыйча тыңладылар.
Ул арада укытучы геометрия тарихына кереш ясавын тәмамлады һәм өстәлгә төрле модельләр тезеп куйды. Шуннан ул дулкынланган тавыш белән гимназистларга мөрәҗәгать итте:
– Әфәнделәр, гомер буе исегездән чыгармагыз: бүтән фәннәр шикелле үк, геометрия дә табигатькә нигезләнергә, тәҗрибә юлы белән әйберләрнең үзенчәлекләрен өйрәнүгә таянырга тиеш. Башкача булуы мөмкин түгел. Безнең атаклы ватандашыбыз Радищевның алтын сүзләре белән әйткәндә, кешенең практик эшчәнлеге, ягъни тәҗрибә – танып белүнең нигезе булып тора. «Кешене куллары, ягъни хезмәт акыллы иткән», – дип, Гельвеций да юкка гына әйтмәгән шул…
Укытучы, катыргыдан ясалган тартманы кулына алып, сүзен дәвам итте:
– Әйберләрнең төрле үзлекләре арасында иң беренчесе, безнең тою органнарыбызга иң элек тәэсир иткәне – ул әйбернең өч үлчәнеше. Шунсыз ул пространствода урын алып тора алмый, шунсыз аны без күз алдына да китерә алмыйбыз. Бу үлчәнешләрнең озынлык, киңлек һәм биеклек икәнлеген һәркем белә. Мисал өчен менә шушы тартманы һәм класс бүлмәсен генә алыйк. Аларның, табигатьтә очрый торган бөтен әйберләр кебек үк, өч үлчәнеше бар, әмма зурлыклары төрлечә. Ә менә бу агач кубикның өч үлчәнеше дә бертигез, – Корташевский агач кубикны башка әйберләрдән читкәрәк алып куйды. – Мин, сезгә күрсәтер өчен, бильярд шары һәм чуен ядрә дә алып кердем. Менә алар. Күргәнегезчә, аларның формасы бөтенләй башка.