Көмеш дага / Серебряная подкова. Джавад Тарджеманов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Көмеш дага / Серебряная подкова - Джавад Тарджеманов страница 37

Көмеш дага / Серебряная подкова - Джавад Тарджеманов

Скачать книгу

Әнкәсе турында бик-бик кайгыртыр иде. Михнәт күрүдән котылыр иде бичаракай…

      – Син нәрсә, көпә-көндез төш күреп утырасың? – дигән таныш тавышка ул уянып киткәндәй булды. Башын күтәреп караса – каршысында күм-күк күзле Серёжа Аксаков басып тора. Серёжа белән бергә аның тәрбиячесе Евсеич – мәһабәт кыяфәтле карт та килгән.

      – Йокламыйм, уйга калганмын, – дип, оялчан гына елмайды Коля. – Утырыгыз!

      – Уйга калгансың… – дип кабатлады Серёжа аның сүзен. – Кайберәүләр уй-хыялдан көләләр. Ә миңа калса, хыяллану – бик яхшы гадәт.

      Коля да җанланып киткән сыман булды. Иптәшенең сүзләре аның күңеленә ятты. Ләкин оялчан холкы аңа сүз куертырга ирек бирмәде. Ул арада Евсеич та үзенең барлыгын сиздерде:

      – Серёжа, сез биредә бик озакламагыз, ярыймы?.. Григорий Иванович кая булса да чыгып китмәгәе дим… Мин базарга барып кайтам. Хушыгыз!..

      – Григорий Ивановичны син күптән беләсеңме? – дип сорады Коля, Евсеич киткәч.

      – Гомер буе беләм кебек… ике ел инде, – дип, бик җанланып сөйләргә кереште Аксаков. – Бәлки, миңа гына шулай озак булып тоеладыр?.. Теге чакны Казанга мине әнием белән әтием китерделәр. Алар гимназиядә Упадышевский Василий Петровичны гына беләләр иде. Мине берәр яхшы тәрбияче карамагында пансионга урнаштырырга дигәч, Василий Петрович безнең физика укытучысы Иван Ипатьевичны тәкъдим итте. Шуннан мин аңарда яшәп калдым.

      – Григорий Ивановичта түгелмени? – диде Коля, гаҗәпләнеп.

      – Тукта, ашыкма, – диде Серёжа, көлеп. – Запольскийда шактый гомер яшәгәннән соң, берчак ул үзенең ярәшкән кызы янына өйләнергә китеп барды. Шуннан мин вакытлыча Григорий Иванович тәрбиясенә күчтем.

      – Вакытлыча гынамы?

      – Вакытлыча гына шул. Ә шулай да хәзер ул миңа абыем кебек. Беләсеңме, кем ярдәм итте? Ибраһимов.

      – Ибраһимов! – дип кычкырып җибәрде Коля, шатлыгын кая куярга белмичә. – Ул быел да безне укыта. Латиннан түгел хәзер, югары арифметикадан һәм телдән керә. Дәрестә үк шигырь язарга өйрәтә, күнегүләр ясата. Шәп кенә уйлап чыгарган малайлар бар. Ә үзе нинди матур яза! Русларың бер якта торсын!

      – Әлбәттә, шулай, – диде Серёжа. – Син беләсеңме икән, аны бит Казанның беренче шагыйре дип атыйлар. Мәскәү университетында укыган чакны ук славян теленең грамматикасын язган. Немецчаны һәм французчаны да шәп белә. Җитмәсә, үзе математик!

      – Сиңа ничек ярдәм итте соң ул? – диде Коля, иптәшенең исенә төшереп.

      – Әйе бит әле! Үзең беләсең, ул, дәрес биргәндә, һәрвакыт йөренеп тора. Ә мин класста яңа укучы идем. Шуннан бу минем янга килде дә сорау артыннан сорауны яудырырга тотынды. Башта славян грамматикасын сорады, аннан рус теленә күчте: һәр бүлектән сорый бу миннән. Җавап бирә-бирә хәлдән тайдым. Ә ул, башын селкә-селкә, елмаеп йөрүен белә. Кинәт минем кулдан менә шулай эләктерде дә, – Серёжа утырган урыныннан сикереп торды һәм Коляның кулына ябышты, – класс буйлап алып китте. Кая алып барганын

Скачать книгу