Көмеш дага / Серебряная подкова. Джавад Тарджеманов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Көмеш дага / Серебряная подкова - Джавад Тарджеманов страница 34

Көмеш дага / Серебряная подкова - Джавад Тарджеманов

Скачать книгу

көлешеп алдылар, ә Корташевский саламының җәенке очын суга манчып, икенче башыннан саклык белән генә өрергә тотынды. Сабын куыгы зурайганнан-зурая барды, салават күпере төсле матур булып балкыды һәм, кинәт саламнан аерылып, һавада тибрәнеп торгандай булды да ачык тәрәзәдән урамга очып чыгып китте.

      Класс бермәлне гөр килеп алды. «Очты бит, очты! Тагын җибәрегез әле?!» – дигән тавышлар яңгырады. Укытучы, көлемсерәгән килеш, саламының очыннан икенче куыкны да өреп төшерде, өченчесен һәм дүртенчесен дә… Ә куыклар, кояшта күкле-зәңгәрле булып җемелдәп, бер-бер артлы ачык тәрәзәдән урамга оча тордылар.

      Хәзер миңа өстәлдән чуен ядрәне алып бирегез, – диде Корташевский бер укучыга. – Рәхмәт. Сабын куыгы белән шушы чуен ядрәне чагыштырып карагызчы. Берәр төрле охшашлыклары юкмы?

      Кемдер кыюсыз гына:

      – Икесе дә түгәрәк, – дип куйды.

      Корташевский аның сүзен:

      – Бик дөрес, – дип раслады. – Зурлыклары һәм физик үзлекләре төрле булса да, форма ягыннан куык белән ядрә икесе дә – шар, ягъни бер үк геометрик җисем. Шулай итеп, мондый нәтиҗә ясарга була: физик җисем – билгеле бер пространство биләп торучы материя ул; ә геометрик җисем – материя биләп торган яки биләп торуы мөмкин булган пространство гына. Сабын куыгы – геометрик җисемнең бик шәп моделе. Буп-буш булса да, бездә шар турында тулы бер төшенчә тудыра. Менә тагын бер мәртәбә карагыз әле…

      Григорий Иванович яңадан саламга өреп җибәрде, һәм ачык тәрәзәдән, матур төсләрен җемелдәтеп, зур бер куык очып чыгып китте. Нәкъ шулвакыт коридорда тиз-тиз атлаган аяк тавышлары һәм кемнеңдер ярсып сөйләве ишетелде:

      – Директор әфәнде, адәм мәсхәрәсе бит бу! Корташевский укыткан класста дәрес вакытында гимназистлар сабын куыклары очыралар… Ышанмыйсызмы? Губернатор кадәр губернатор күрде. Гимназия алдында басып тора идек…

      Класс ишеген тутырып ачып, шашынган һәм сулуы капкан директор килеп керде. Укытучы аның ягына тыныч кына карап алды һәм искиткеч зур осталык белән салам очындагы зәңгәрле-яшелле куыкны чөеп җибәрде. Гимназистлар сулу алырга да курыктылар. Дәрес вакытында шундый хәлне күреп таңга калган Яковкин, ниһаять, исенә килде, аның күзләре зәһәр очкыннар сипте.

      – Шула-ай! – дип сузды ул һәм класстан атылып чыгып китте.

      Коридорда кыңгырау шалтырады. Ләкин моңарчы һәр звонокны түземсезлек белән көтеп алган укучылар гүя аны ишетмәделәр дә. Алар, сихерләнгән төсле, укытучыдан күзләрен ала алмыйча утыралар иде.

      – Лобачевский, – диде Григорий Иванович, – сез бүген минем дәрестә утырдыгыз. Ә үз классыгыздан китәргә рөхсәт сорадыгызмы?

      Коля уңайсызланып кына урыныннан торды һәм, башын түбән иеп:

      – Сорамадым, – диде.

      Корташевскийның кашлары җыерылды.

      – Укытучы әфәнде, сез аны гафу итегез, – дип якладылар аны малайлар. – Сезнең дәрестә утырырга теләде ул. Геометрияне үлеп ярата…

      Укытучы алар ягына борылып та карамады.

      – Башка

Скачать книгу