Батырша. Замит Рахимов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Батырша - Замит Рахимов страница 22

Батырша - Замит Рахимов

Скачать книгу

торгач. – Хәер… Барып кайт соң…

      Тайсуганга ул иртә таң белән барып төште. Алай да инде авыл тынып калган, карьянең олысы-кечесе Зәй буендагы болын-аланнарга күчкән иде. Кичне көтмәде, чалгы янаган тавышлар ишетелеп үк торган әрәмәлеккә төшеп китте. Габделрахман печәнлеген белә егет – көз-кыш ауга чыкканда, үз аланнарын күрсәткән иде остазы. Чиреге пакуслар белән чуарланган Олы аланны тиз эзләп тапты. Көткәненчә, Габделрахман, ак ситсы күлмәген җилбәгәй җибәреп, каерылып үскән тукранбашлы сарут чабып маташа иде. Шәкертен күрүгә шатланса да, куанычын тышка чыгармады Габделрахман, аны әле кичә генә күргәндәй әйтеп куйды:

      – Килдеңме, кем, Баһадиршаһ?

      Абдулла теге чаклардагыча кызармады. Ул инде монда үзенә – «Батыршаһ» дип, күпчелекнең исә, анысын да печеп, «Батырша» дип эндәшүләренә күнегеп бара. Анысына әһәмият итеп тормады, остазы белән ике куллап исәнләште дә як-ягына каранып алды. Печәнченең станы бөдрә өянке төбендә аты тугарылып куелган арба янында иде. Егет шунда таба китте һәм килә-килешкә тирәк ботагына элеп куелган чалгыны күреп алды. Янавычы тоткасына элеп куелган. Чалгыны алып янап җибәрде, алан башына узды, остазы артыннан пакуска төште.

      Печән дигәнең котырып уңган быел – билдән. Алай да авырлык сизмәде Абдулла – ни тотса, шуны булдыра торган Габделрахманның чалгысы чүкелгән, көйләнгән – уйнап тора! Хозурланып, киң сулап селтәнде егет, аланның икенче башына чыкканда, инде имамның үкчәсенә басты.

      – Болай булса, сөйгәнемне әйттерәсең сән, Баһадиршаһ, – дип шаяртты Габделрахман.

      – Чалгысы көйле, үрчемле…

      – Ай-һай, чалгыда гына микән хикмәт?! Миңа калса, син гади кисәү агачы белән дә шулай ук алдырыр идең. – Мулла кәефләнеп көлеп җибәрде.

      Җорлана-көлешә көн үзәгенә кадәр чаптылар. Ару-талуны бар дип тә белмәде Абдулла. Бихисап гөлләр-гонҗәләрнең хуш исенә күмелгән болында киерелеп эшләве үзе бер хозурлык иде. Остазы исә бирешкәнен сиздерде – тәмам янып төште. Нәүбәттәге пакусын чыгуга, чалгысын җиргә кадады Габделрахман.

      – Җитәр, сулу алаек, Баһадиршаһ!

      Сүзен әйтте дә, эре-эре атлап, станга таба китте имам. Абдулла исә аның артыннан карап-карап торды да, чалгысын ястыктай кабарып торган пакуска куеп, Зәйгә таба атлады. Бу турыда оеп кына, тымызык ага иде елга. Димәк ки, тирән. Егет як-ягына каранып алды да, анадан тума чишенеп, суга сикерде, үргә каршы колачлап йөзеп китте.

      Ул, тәмам сафланып-хушланып калган хәлдә, станга якынлашып килә иде. Күләгәдәге арба янына җитәрәк, кисәк җир тетрәгәндәй булды, Абдулла чайкалып алды, егылмаска дип, мөгәлдәккә тотынды. Аннан, исен җыеп, кабат алдына карады. Ялгышмаган, әлеге бөдрә тирәк янындагы учак кырыенда, төнге ут тирәсендәге күбәләк сыман, Тутыя бөтерелеп йөри иде. Корымлы калай чиләккә бер тотам мәтрүшкә салып маташкан кызга карап-карап торды да тетрәнеп куйды Абдулла. Тутыя пешүе җиткән чия булып өлгергән икән ләбаса! Очлы җилкәләре

Скачать книгу