Батырша. Замит Рахимов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Батырша - Замит Рахимов страница 18

Батырша - Замит Рахимов

Скачать книгу

күтәрелеп, җәйге эшләр беразга тынып торган арада, атлар да көрәеп, матурланып киткәннәр иде. Туры алаша бигрәк тә чыдам, үзе күндәм, бер үк вакытта башкалардан рәнҗеттерә торганнардан түгел. Шунысын алып китәргә булды Абдулла.

      Кичен ул атларын ындыр артыннан ерак булмаган түбәгә генә тышаулады, үзе исә бу төндә бөтенләй йокламады. Яктыра башлау белән, акрын гына торып, өйдән чыкты, яуда кирәк булачак коралларын һәм йөгәнен яшергән урыныннан алды да атлары янына йөгерде. Әйберләрен чирәмгә ташлады һәм туры алашаны тотарга китте. Анысы йөгәнгә башын үзе сузып тора иде. Алай да юлы уңмады Абдулланың. Атын җитәкләп, әйберләре янына килгәндә, анда атасы басып тора иде.

      – Болай кая җыендың инде, Абдуллаҗан? – диде ул тыныч кына.

      Инде яшереп торуда мәгънә юк иде, егет дөресен әйтеп бирде:

      – Килмәк абыз катына, атай.

      – Әй бала-бала! – Ата улын вәгазьләргә тотынды: – Безнең мишәрләрнең гел патша ягында гына алышуын беләсең бит. Инде яше олы дип мине тынычта калдырганнар икән, басылып кына яшәргә иде. Аннан килеп, кем җиңәсе дә билгесез бит әле.

      – Шуңа Килмәк абыз катына барырга булдым да инде мин, атай. Барыбыз да шушылай гафил булып ятса, кем җиңәсе билгеле инде. Күтәрелгән-күтәрелгән, бөтен дүрт юл бердәм кузгалырга кирәк иде.

      Улының нияте ныклыгын сизеп алган ата сәбәпләрнең саллырагын эзли башлады:

      – Туктале, олан, кызма син, – дип үгетләвен белде Гали. – Сән безнең бердәнбер углыбыз. Япь-яшь башыңны харап итмә, атаң белән анаңны хәсрәткә салма. Аннан килеп, атсыз калдырасың ич син мине. – Аның тавышы калтырап китте, күзләренә яшь килде. – Игеннәр бик матур булып өлгереп килә. Сыңар ат белән нишләрбез без?!

      – Соң, атай…

      – Иртәсе-соңы юк, өйгә кайтыйк, балам!

      Атасының соңгы сүзе керде Абдуллага. Ул йомшап төште, күндәм малай сыман югалып калды. Гали исә туры алашаны тышаулады, ат башыннан йөгәнен салдырды, иярне кулына алды да өенә таба атлады. Абдуллага аңа иярүдән башка чара калмады.

      Күп тә үтми арыш урагына төштеләр. Абдулланың кайнар йөрәге тагын суынгандай булды, уйлары имин тормыш юлына кереп китте. Алай да ерак басуга ук килеп җиткән хәбәрләр аны әледән-әле алгысытып куя, ә вакыты-вакыты белән якты өметләрен томалый иде:

      – Августның алтысында Кирилыф Ур тамагына барып җиткән.

      – Унбишендә кальга суга башлаган.

      – Утызында кальгага гаскәриләр кертелгән.

      – Утыз берендә, Оренбург каласы нигезләнүен хәбәр итеп, чаң сугылган, чиркәүдә гыйбадәт кылынган, туплардан атылган!

      Берсеннән-берсе шомлы хәбәрләр бу яклардагы татар-башкорт халаекларының җиңелүен, патша ягындагыларның өстен чыгуын сөйлиләр иде. Әмма тарлыкка, ким-хурлыкка каршы көрәш тукталмаган иде әле.

      Тарих битләреннән. Уфадан биш йөз чакрымдагы Оренбург (хәзерге Орск) каласын нигезләгәч, юлда үпкәсенә салкын тидергән Кириллов

Скачать книгу