Батырша. Замит Рахимов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Батырша - Замит Рахимов страница 21
Карашын алгарак, аръяк ярга күчергән иде – имәнеп китте Абдулла, башы кызышып, шытып килгән чәчләре кымшанышкандай булды – каршы якта нәни генә култыкта, акка саргылт бизәкләр төшерелгән күлмәк итәген күтәреп, тезеннән суда Тутыя басып тора. Егет тәмам ушсыз калды, хачка табынган кяфер сыман, каршындагы манзарага карап катты. Шул рәвешле, мизгел үттеме, әллә мәңгелекме, берзаман исенә килде егет. Күңел күзе беләнрәк бакса, култыкта Тутыя түгел, былтырдан калып корып кипкән бер оя камыш утыра, имеш, Абдулланың йөрәге чәнчеп, сыкрап алды. Тутыя! Аны һаман да Тайсуганнан җибәрми, Зәй буена тышаулап куючы асыл зат – озын торыклы шул сөрмә күз ләбаса!
Теге чакны чолыклыкта очрашканнан бирле түшләре күлмәге астына кыстырылган кузы чикләвеге сыман бераз төртеп торган чандыр кыз аны көнен дә, төнен дә эзәрлекли башлады. Тутыя үзе түгел, аның су сөлегедәй зифа буе, иркә карашлы тирән күзләре тынгы бирми иде Абдуллага. Көндезгә чыкса, шул ак күбәләк сыман дәшмәс җан күренмәсме дип, сыныкка сылтау табып, бер тапкыр булса да остазы өенә сугылырга тырышты. Инде төн җитеп, урынына яттымы, кичке догаларын укый алмый интекте. Фани дөнья хафаларын читкә куеп, бер Алласына сыгынды исә, каршысына әлеге сөйкемле сыйрак килеп баса да табынуын гөнаһлы бер шөгыльгә әйләндерә дә куя. Башын як-якка бора, төкеренеп ала егет, кызның таш алиһәдәй сынын күз алдыннан куа, күңелен янә Алласына гына багышлый. Әмма ки тегесе күздән гаип булмый, әрсез черкидәй, һаман Абдулла хыялында бөтерелә.
Тора-бара Тутыя аның һич саекмас сагышына әверелде. Алай да үтәр дип көтте Абдулла, әлегә җиткән кыз булып пешеп өлгермәгән бу чандыр затны вакыты җиткәннән соң уянырга тиешле табигый халәтен кузгатучы бер сәбәп кенә дип уйларга тырышты. Шулай булмый ни, Тутыя әле – сабыйлыктан чыгып җитмәгән, хәятнең әллә нинди рәхәтлекләрен дә, дөнья бизмәнен басып торган әшәкелекләрне дә татымаган гөнаһсыз бер җан. Ул инде – өченче дистәне куучы сазаган шәкерт, борынына ис кереп җиткән ир-егет, үзен гыйлем дәрьясында йөзүгә багышлаган тынгысыз зат. Шауберле йөрәгенең нарасый белән мавыгуын аек гакылы һич кенә дә хупламый, ымсындыргыч уйларыннан көлә иде ул.
Вә әй хәсрәт, Тутыя аты йөрткән шул изгелек фәрештәсен күңеленнән йолкып ата алмады Абдулла. Аткан да булыр иде, өченче елгы печән өсте ачык зиһенен бөтенләй чуалтты, тәмам иләсләндерде егетне, гомере буена йөрәген рәхәт кенә сызлатып йөреячәк җәрәхәт калдырды.
Җәй аеның иң хуш вә иң хозур чагы – сәрәтән[7] ахырлары иде. Атасы белән чалгылар чүкеп, тырма-сәнәк ише кораллар көйләшеп йөргән Абдулла, кисәк сүз әйтеп, Бәләкәй Галине шаккатырды.
– Атай, бәңа атна-ун көнгә Тайсуганга бару кирәк.
Аяз күктә яшен яшьнәсә, болай ук гаҗәпләнмәс иде Гали. Инде тәмам ир булып җиткән углының менә-менә печәнгә төшәбез дип торган бер мәлдә шундыен сүз сөйләве ушсыз
7