Батырша. Замит Рахимов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Батырша - Замит Рахимов страница 16

Батырша - Замит Рахимов

Скачать книгу

гаскәриләргә күмелеп калды. Йөзләрчә җайдак һәм кызыл якалы мундир кигән драгуннар арасында мишәр яугирләрен танып алды Абдулла. Ул әле монда ни барын белми, шулай да зур бер вакыйгага әзерлек икәнен чамалый иде. Оренбург походының кузгалуыдыр, мөгаен, дип уйлап алды һәм бер читтәрәк аты сыртындагы иярен рәтләп маташкан мишәр янына тукталды.

      – Ни бар, кая куптыгыз болай? – диде ул тегеңә, гөрләтеп сәлам биргәч.

      – Кирилыф җәнаплары поход чыга, кала салырга барабыз. – Кызыл мишәр, Абдулланың барын-югын да онытып, үз эше белән мәшәләнергә тотынды.

      Чыннан да, бераздан ниндидер әмер авазлары яңгырады. Гаскәриләр, ашыга-кабалана, үзләренең йөзбашлары янына туплана башладылар. Урамның як-яклары бушап кал- ды, урталыкта исә төркем-төркем булып солдатлар күчләнде. Атлылары иярләренә менеп алды, урысча һәм татарча боерык тавышлары ишетелде. Ул да түгел, берьюлы әллә ничә дөңгер дөпелдәргә тотынды – олы чирү, кара болыт булып, Нугай юлына таба кузгалды. Драгуннар артыннан ияргән көймәле арбаларны, алардан соң купкан мишәр яугирләрен бер читтә басып озатып калды Абдулла.

      Бу – урыслар исәбе белән 1735 елның унберенче апреле иде.

      Байлыгы белән мактанырлыгы булмаса да, тормышыннан зарланмый иде Мәзгытдин углы Гали. Хәләл җефете Бибинур белән икәүдән-икәү генә тереклек итүләренә карамастан, шөкер, яшәүләре кешенекеннән ким түгел. Ата-бабадан калган җире җитәрлек, аты да икәү. Абдуллалары Тайсуганга киткәч, сыерның берсен бетерделәр бетерүен. Аның каравы кәҗә-сарык, кош-корт ишегалды тулы. Ирле-хатынлы тырыша торгач, нәкъ Карыш елгасы буенда кара-каршы ике йорт җиткерделәр. Берсе хәзер бөтенләй диярлек буш тора торуын. Анысында кышларын сарык-кәҗә бәрәннәре асрыйлар, җәйләрен исә, вакыт тигәндә, чебеннән качып, шунда черем итеп алгалыйлар. Әлхасыйль, үзләренә күрә бар да бар, бар да җитәрлек. Гали үзе ир уртасына җитсә дә, шөкер, исәнлеге ярыйсы. Бибинур турында әйткән дә юк: чир-сырхауның, ял-йокының ни икәнен дә белми, тырышлыгы, уңганлыгы белән бөтен тормышны сөйрәп алып бара. Анысы, эшкә дигәндә, Гали үзе дә төшеп калганнардан түгел. Алай да чандыр гәүдәсе, бәләкәй буе белән әллә ни алдыра алмый кебек. Шуңамы, дөнья мәшәкатьләрен гәүдәгә калку, ирләрчә нык бәдәнле хатыны Бибинур тартып бара сыман.

      Мәгәр бер хафасы бар Бәләкәй Галинең. Ни хикмәттер, туганнан бирле кулы арасында йөртеп тә, бердәнбер углы Абдулла йөрәгендә игенче һөнәренә дәрт уята алмады. Болай караганда, бөтен эшне белә Абдулласы, әйткән-кушканны үти, үзең җитәкләп йөртсәң, бер генә хезмәттән дә җиксенми. Инде килеп, әйтми-дәшми тордыңмы, китабына кадала да дөньясын оныта. Сүз катучы булмаса, көннәр буена шул китаплары белән җенләнеп утыра. Эх, үзе ялгышты шул Гали. Укымаган кеше – сукыр кеше, дип, үзе белгәнне углына өйрәтте. Бик яшьли хәреф танып, хәтта яза башлады Абдулласы. Мәчет каршындагы мәктәпкә йөри башлагач исә, тәмам галим булды. «Мостафа мулланың үзеннән дә уздыра икән», – дип сөйләделәр авылдашлары. Ә ул, тиле, шуңа шатланып йөрде, улым мулла була, дип куанды.

      Анысы ярый инде,

Скачать книгу