Батырша. Замит Рахимов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Батырша - Замит Рахимов страница 11

Батырша - Замит Рахимов

Скачать книгу

каравы аның бөек планнары башка патшаларга бик шәп кулланма була. Өстәвенә кыргыз-кайсаклар үзләре дә тик ятмыйлар. Бигрәк тә Россиягә иң якын торган Кече йөз ханы Әбелхәер активлык күрсәтә. Ул, башкаларына караганда акыллырак һәм абруйлырак хан буларак, кыргыз-кайсак халкының киләчәген Россиягә кушылуда гына күрә. Дөрес, Әбелхәер, ялганчы, хәйләкәр, әйткән сүзеннән тиз кайтучан һәм комсыз кеше буларак, бу мәсьәләдә эзлекле түгел. Хәер, мондагы шартлар да шуңа этәрә аны – ханның туган-тумачалары һәм казах батырларының күбесе Россиягә кушылуга каршы чыгалар.

      Ничек итсә итә, якыннарын да, батырларны да күндерә Әбелхәер һәм 1730 елда Санкт-Петербургка илче итеп Котлымбай Кыштаев белән Сәеткол Куйдамбуловларны озата. Алар Кече йөзне Россия подданные итеп кабул итү хакында үтенеч алып баралар. Билгеле инде, илчеләр бик зурлап һәм кадерләп кабул ителә, аларга искиткеч сый-хөрмәт күрсәтелә.

      Инде кыргыз-кайсакларга җавап визиты ясау мәсьәләсе килеп баса. Моңа урыслар «Алексей Иванович» дип йөртә торган морза Тәфкилев иң кулай кеше дип табыла. Ул казахларга жалованная грамота, ханга затлы кылыч, кеш тиресеннән тегелгән тун, ас тиресе белән читләнгән бүрек, бизәкле постаулар алып барырга һәм боларны Әбелхәер ханга тапшырырга тиеш була. Әбелхәер исә, шуңа җавап итеп, бөтен Кече йөзне урысларга тугрылыкка ант иттерергә, ясак түләргә, әманәт итеп Уфага кешеләр җибәрергә, урыс әсирләрен азат итәргә вәгъдә бирәчәк.

      Тәфкилев, сүзгә оста, хәйләгә маһир булса да, үз көченә генә ышанмый, ярдәмгә байтак кына кеше ияртә. Алексей Писарев һәм Михайло Зиновьев дигән геодезистларны, шулай ук берничә казах һәм Уфа дворяннарын, провинциянең «иң яхшы кешеләре» ннән Алдарбай Исәнгилдин белән Таймас тархан Шаимов һәм башкаларны үзе белән ала. Шулай итеп, 1731 елда Әлбелхәер хан янына атларга һәм дөяләргә атланган зур илчелек чыгып китә.

      Илчелекнең башлыгы, үзе дә мөселманга охшарга тырышып, өстенә яшел җилән, аягына сәхтиян читек кия, башына чалма урый һәм… шулар белән хурлыкка кала да.

      Урдага барып төшүгә, Тәфкилев үзен: «Котлымөхәммәт морза», – дип таныштыра. Ләкин казахлар аның чукынганлыгын белеп алганнар, имеш. Әбелхәер аны салкын каршылый:

      – Атыңны Котлымөхәммәт дидең. Син Әләкчәй Инаныч икәнсең гуй. Динен саткан кеше казахны сатмасмы?.. – дип, кылычын ук тартып чыгара.

      Алай да Тәфкилевнең башы чабып өзелми кала – Алдар белән Таймас батыр арага керәләр һәм аны саклап калалар. Тик инде эш бозыла. Алексей Ивановичны ябып ук куялар һәм бер яры да чыгармыйлар. Болай да урысларга кушылуга каршы булган казахлар ду киләләр, ханга кинаяле сүзләр әйтәләр, Тәфкилевне үтерергә җыеналар. Җитмәсә, илченең кесәсендә вәгъдә ителгән миллион урынына нибары ике мең дүрт йөз сум акча.

      Тәфкилевнең урдага китүенә ике еллап вакыт үтә. Мондагыларга инде бар да оттырылды, эш харап булды кебек тоела, хәтта морзаны сатып алырга дип акча туплана. Әмма Котлымөхәммәт морза йөздә

Скачать книгу