Батырша. Замит Рахимов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Батырша - Замит Рахимов страница 10
– Чүк! Карап калаек, ниткән затлар икән?
Мең яшәп, инде мурый башлаган имәнгә ышыкланган хәлдә тынып калдылар. Юлда атлар пошкырганы, ниндидер әмер авазлары аермачык ишетелә башлады, ул да түгел, өчәрләп рәт-рәт тезелгән атлы драгуннар күренде. Өсләрендә кызыл якалы мундир, башларында өчпочмаклы эшләпә, шулар астыннан бүселеп үрелгән чәчләре чыгып тора. Аркаларындагы озын мылтыклары талгын гына чайкалып барган яуның санап исәбенә чыгарлык түгел иде. Җайдак гаскәриләрдән бераз гына артка калып, алты ат җигелгән фәйтун бара. Ул бизәкле тула белән тышланган – эчендә утырган түрәнең бик зур бәндә булуы шөбһәсез. Анысына тагылып диярлек тагын бер көймәле арба дыңгырдый. Тик монысының арзанлырак икәне күзгә бәрелеп тора: көймәсе күннән, атлары да як-якка мичәүләп җигелгән өчәү генә. Аңардан соң тагын драгуннар сафы үтә башлады. Иң артта исә, дистәгә якын солдат уртасында, бик тәкәббер кыяфәттә өчпочмаклы эшләпә кигән офицер тимеркүк айгырын уйнатып килә иде.
– Сарбазлар, – дип пышылдады Габделрахман шыпырт кына. – Ашыгалар, Бөгелмә суына җитеп кунаргадыр исәпләре. Йа Аллам, тагын җан кыярга барулары микәнни Уфа ягына. Үзең шул яктан булгач ишеткәнсеңдер. Баһадиршаһ, Алдар-Күчемнәр баш күтәргәч тә, бик күп халыкны кырганнар бит ул имансызлар!
Атасы сөйләгәне бар Абдуллага: әле ул туганчы, моннан чирек гасыр элек булыр, Агыйдел буйларында яшәүче татар-башкортлар, башларында Алдар белән Күчем старшиналар торган хәлдә, кансыз түрәләргә, патшаның йомышлы кешеләренә каршы кузгалгач та, шушылай драгуннар килгән бу якларга. Казан юлында орыш каты булган, кан дәрья булып аккан. Алай да болачылар нык торганнар, өсләренә дүрт меңләп калмык җайдаклары ябырылгач кына җиңелгәннәр. Ләкин Абдулланы, үткәннәрдән бигрәк, бүгенге хәл кызыксындыра иде. Гомерендә беренче мәртәбә шултиклем күп гаскәриләр күргән егет бөтенләй агарып калган. «Тагын ни булды икән? – дип уйлады ул, куркынып, – атай-анайларга, йортка хәвеф килмәсме?»
Шикле уйларыннан остазы коткарды:
– Ярый, хәерлегә булсын, – диде Габделрахман, бүреген салып. Аның башыннан җиңелчә бу күтәрелә иде. – Уф-уф, тирләтеп чыгарды хәтта. Әйдә, Бүре чокырына барып, су эчик, булмаса!
Тарих битләреннән. XVII гасыр азагында патша Россиясе Европадан – Уралга кадәр, Азиядә исә Бөек океанга барып тоташкан гаять зур дәүләткә әверелә. Ләкин үз аягына яңа гына ныгытып басып килгән дәүләт әле ул ерак җирләрне үзләштерә дә, Уралга һәм Себергә күчеп утырган урыс кешеләрен яклый да алмый иде. Бигрәк тә Идел белән Урал арасындагы далаларда яшәүче халыклар: татар-башкортлар, калмыклар һәм башкалар тынгы бирми. Дөрес, аларның байтагы ак патша канаты астына үзләре керде, Рус дәүләтенә кушылуны үзләре теләде. Бу адым билгеле бер ният белән ясалды, әлбәттә: куәтле Рус дәүләте башка мәмләкәтләр, бүтән халыклар һөҗүменнән, аларның талау-кыерсытуларыннан саклар дип уйлады алар, башкасын