Скачать книгу
кар төшкәнне көтәргә сабырлыгы җитмәгән әнә. Хәер, кәҗәсе түгел, мәзәге дигәндәй, киек-җәнлек аулауга әллә ни исе китми мулланың, урман-әрәмәләр, болын-кырлар урап, сәйран кылып кайтса, шуңа күңеле була сыман. Әлхасыйль, татарлар исемен бозып, Габдрахман дип йөртә торган бу кеше Абдулланың моңа кадәр белгән муллаларына һич охшамаган. Килеш-килбәте мәһабәт, кием-салымы пөхтә – кала байларыныкына тартым. Мәчеткә барганда башына фәс киеп, аның өстеннән чалма урап йөрсә дә, мәдрәсәдә ул рәвешендә күренми диярлек. Сүзгә үткен, белмәгәне юктыр. Дәрестә еш кына дин сабагыннан дөньяви хәлләргә күчеп китә, шәкертләре гомер ишетмәгән әллә кайдагы ил-җирләр, диңгез-дәрьялар хакында сөйли, әллә кайсы хан заманнарын, борынгы бабаларыбыз яшәгән Болгар илен искә төшерә, Шәрык мәмләкәтләрен вә аларның хакимнәрен телгә ала, бигрәк тә гарәп-фарсы галимнәре һәм шагыйрьләре турында онытылып бәян итә. Шәрык дигәннән, шул җылы якларда яшәүче халаекларның арадашчысы – гарәп һәм фарсы телләрен су урынына эчә, күп кенә хакимнәрнең акыллы сүзләрен үз телләрендә мисал итә, робагыйларын укып күрсәтә. Инде кайтып, дөнья хәлләренә күчсә, саф ана телебездә әллә ниләр сөйләп бетерә. Абдулла малай чагында укыган Карышбаш мулласы Мостафа тыңлап торса, шик юк ки, Габделрахманны дәһри дияр иде. Чыннан да, дин вә шәригать мәсьәләсендә үзен бик иркен тота ул, надан муллаларны, белем дәрьясында сай йөзүче хәлфәләрне мыскыл белән телгә ала хәтта. Аның йорты тирәсендә чуалгач сизенә Абдулла: остазы өендәге хатын-кызларның йөзләрен ир-аттан яшерү-яшермәү хакында да ничектер битараф кебек. Юк, аны хак динебез исламга тел тидерә дип әйтә алмый Абдулла. Киресенчә, дин кануннарын да, шәригать өйрәтүләрен дә бик төгәл белә Габделрахман мулла, аларны җиренә җиткереп үти, шәкертләренә дә тәфсилләп аңлата. Алай да һәр вәгазен:
– Томаналыктан качыгыз, наданнардан читләшегез, телләр өйрәнегез, төрле фәннәр белән шөгыльләнегез, – дип тәмамлый.
Өлкәнрәк шәкертләр сөйләвенә караганда, Габделрахман бик шәп хәттат та икән әле: бик матур һәм дөрес итеп китаплар да күчереп яза икән мулла.
Тайсуган мәдрәсәсе һәм аның дәмулласы хакында барын да белеп, аңлап бетерми әле Абдулла. Шулай да тоя: ничектер башкаларыннан үзгә мәдрәсә бу, ниндидер нуры бар сыман, һәрхәлдә, дөньяны танып белү мөмкинлеге күбрәк, җанга азык мулрак. Әле яңа гына ачылган булуына карамастан, шәкертләрнең әллә кайлардан – Казан, Уфа якларыннан, хәтта Урал аръягыннан килеп укулары юкка түгел, күрәсең.
Җыену озакка сузылмады, шул җиңелчә кулдан кузгалдылар. Абдулла хәтта башындагы киез эшләпәсе белән аягындагы кәвешен алыштырырга, җиләнен салып, бишмәт кияргә дә өлгермәде.
Авылны чыгуга ук куе әрәмәлек башлана. Көз инде аны вәйран иткән: шомыртларның бурлаттай яфракларын, талап, җиргә түшәгән, моңа кадәр ямь-яшел утырган талларны кайнар су белән пешекләгәндәй ләшперәйткән. Алай да җәй әле бөтенләй китмәгән кебек. Әнә ул кипкән сарут, бөтерелгән сары яфраклы әрекмән төпләрендә посып ята сыман. Аяк асты катырган булуга карамастан, мәңге тансык җир исе, иегән үлән исе күңелне алгысыта – ямьле җәйләргә дәшә. Сукмактан
Скачать книгу