Батырша. Замит Рахимов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Батырша - Замит Рахимов страница 13
– Соңгарак калгансыз. – Габделрахман мескеннәрнең хәлләрен уртаклаша башлады. – Уралга җитә алмассыз, кыш басар. Җәй башында ук кузгаласыгыз калган.
Аксакал, алдындагы утка карап, байтак кына дәшми торды. Аннары яргаланган кул аркасы белән яшьле күзләрен сөртеп алды да:
– Быел купмаска диеп тордык та бит, мулла, кем, Габделрахман, чукынмаган кешегә илдә яшәргә калмады, – дип куйды.
– Чукынганнарын әйтмә, – дип, җиргә төкереп куйды теге яланбашлы. – Безнең Чулман иделе буендагы күрше авыллар, нәсарә диненә күчеп, агачтан чиркәү дә салып куйганнарые. Алай да башлары хәерчелектән чыкмады. Алагаемга талап торгач ни…
– Безнең Арча ягы арлары соң, – дип элеп алып китте йөзенең чуен карасын сакал-мыегы да каплый алмаган табак битле бәндә. – Үзләре түгел, бабаларының бабалары чукынган булган. Барыбер тарлыктан сабырлыклары төкәнде – шушы кояш чыгышы ягына качып киттеләр.
Аның сүзен бая олаудан сөңге алган качак куәтләде:
– Үз урысына игелек күрсәтмәгәнне ни. Беркөнне, кемнәр икәнен дә белмичә, авыллары кырыена куна туктаган урысларны күрдең ләбаса. Гаурәтләрен капларлык чүпрәкләреннән башка кием-салымнары гына да юк. Алай да бер чиләк тары юллап бирделәр, рәхмәт төшкерләре… Үз урысы шул хәлдә булганда, башкаларга ни сан?
Габделрахманга мондый зар-моң күптән таныш иде булса кирәк, ул, тамак кырып, сукранучыларны бүлдерәсе итте:
– Тарлык-золымлыкларга төшүчеләр бер сез генә түгел. Ил-җир белән килде афәт. Инде дә туган төбәгегездән купкансыз икән, кайда төпләнү хакында уйларга кирәк. Бүген-иртәгә кар төшәргә торганда ни. Кайда да булса тукталып, куышлар кору, базлар казу хәерле.
– Үзебезнең дә шулай мәслихәтләшү, ошбу чишмә буена нигезләнү уе ие дә, – дип, сүзнең җаен үз кулына алды аксакал, – анау сарбазлар котны алды бит әле. Чак чыгып өлгердек юлдан…
– Анысы рас, олы юл буе бу. – Габделрахман бастырып кына киңәшен дәвам итте: – Тагын да ыгы-зыгылыракка әйләнүе бар. Арырак – дала ягында – Оренбур дигән кала салмакчы, имеш, патша. Хәбәрләр хак булса, монда тынгы калмастыр. Бәс шулай икән, аулаграк төбәк сайлау мәслихәтрәк булмасмы?!
– Шулаен шулай да бит, мулла, кем Габделрахман, без бу якларны бөтенләй белмәйбез, – дип нәүмизләнде аксакал.
– Алайса, тыңлаң. – Габделрахман тагын да дәртләнеп китте. – Шушыннан кыйблага таба китсәгез, Сагышлы суына барып чыгарсыз. Ул Шушма елгасына алып төшәр. Сагышлы тамагында Нәдер дигән бер авыл булыр. Елга башыннан бер көнлек юл. Ул тарафта иркенлек, хөрлек. Тагын да мөһиме – тынычлык. Минем белүемчә, Шушма вә Шөгер суы буйларында төпләнүчеләрне түрәләр дә абайламады әле. Нәдергә җиткәч, Ураз намлы мулланы сорагыз, гозерегезне сүләгез. Ярдәмнәреннән ташламаслар. Шунысы бар: ат-арба белән үтә алмассыз анда.
– Атны барыбер суярга кала ла, – дип уфтанды кара татар. Күрәсең, соңгы ат аныкы иде.
– Ие,