Батырша. Замит Рахимов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Батырша - Замит Рахимов страница 34

Батырша - Замит Рахимов

Скачать книгу

Әлмәтнең яшь мулласы белән никахлашты бит әле. Бирнәгә дә, туйга да нәрсәләр кирәк – Казанга барыш.

      Җыелып бетмәгән дилбегә лып итеп җиргә төште, Абдулла бөтенләй ят тавыш белән кычкырып җибәрде:

      – Тутыя?! Тутыя кияүгә чыктымы?!

      – Алманың вакытында җыеп алынуы әйбәт, Баһадиршаһ.

      Шуннан инде ашы аш булмады Абдулланың. Остазы белән сөйләшүенең дә атасы-анасы калмады. Өмәттә үзләреннән башка да өч-дүрт кеше булуга карамастан, ярып салды:

      – Ә мин кан койдым, хәзрәт, кеше үтердем!

      – Тс-с-с, юкны сөйләмә, олан! – Габделрахман як-ягына каранып алды. Бәхетләренә, тегеләр инде гырлап йоклыйлар иде.

      Абдуллага исә ике дөнья – бер кәнди хәзер: тотып алдылар ни дә, асып куйдылар ни. Барыбер Тутыя дигән сөйкемле зат юк аңа дөньяда. Баягы сүзләрен бар галәмгә кычкырасы, үз ихтыяры белән элмәккә керәсе килде. Кайнарланып-шашынып, төнозын ишегалдында йөреп чыкты. Иртән исә остазы белән дә корырак хушлашты:

      – Ярый, хәзрәт, хуш! Хак язганы шулдыр.

      Өмәттән беренче кузгалган ям атына утырып, кабат юлга чыкты Абдулла, йөрәге исә «Уфага, Уфага» дип ярсып типте. Әйе, аның өчен Тайсуган дигән карья юк иде инде дөньяда.

      Алтынчы бүлек

      Як-якка мичәүләп, төптәгесе сыман ук җирән кашка атлар җигелгән көймәле арба кисәк кенә бик каты чайкалып куйды, уң тарафка янтаеп китте. Көймә түрен тутырып ялгызы йокымсырап барган Котлымөхәммәт морзаның ерак юл килүдән авыраеп калган зур башы арбаның күн тышлыгына килеп бәрелде – түрә күзләрен ачты. «Ни булды?» – дип уйларга өлгермәде, фәйтун янә тигезләнде, кыр юлы буйлап келтерәп кенә тәгәри башлады. Тирә-юньдә нәрсә барын аңышырга тырышып, морза тыштан ишетелгән авазларга колак салды. Тик бары да искечә – өч көн буена яңгырап торган тавышлар иде: дугадагы кыңгыраулар шалтырый да, аны озатып йөрүче драгун җайдакларының тояклары тупылдаша. Ул да түгел, арба башындагы кузлада утырган кучерның инде эчне пошырып бетергән сагышлы җыры иңри:

      Чыгып киттем, ләй, мин юл буйлап,

      Дугайларым китә, ләй, күл буйлап;

      Гакылсыз ла адәм түгел идем,

      Гакылларым китте, ләй, күпне уйлап.

      Кучерның карлыга төшкән тавышыннан җиксенеп, һава алу өчен уелган бәләкәй тәрәзәнең күн капкачын күтәрде, ачык тишектән тышка күз салды. Тирә-юньдә һаман да шул очсыз-кырыйсыз урманнар, аларны ярып-ярып үткән чәчүлек аланнар җәйрәп ята. Арыш серкә очыра бугай, басу өсте зәңгәрсу тузан белән өртелгән.

      Котлымөхәммәт, кәефе кырылып, кабат күзләрен йомды. Әмма баягыча оеп китә алмады – кузла өстендә шыкаеп барган агайның аһ-зар тулы җыруы йөрәккә төшә иде. «Бу мәхлук та юл да юл дип сукранган була бит әле». – Морза эченнән генә кырылып алды. Үз гомерендә шул күп булса Уфа – Минзәлә – Казан юлларын узгандыр, байгыш. Котлымөхәммәт үткән чакрымнарның, әлхасыйль, Тәфкилевләр йөргән фәрсахларның чиреген генә күрсә дә, ни кыланмас диген. Әйе, юллар. Алар Тәфкилевләр токымының язмышы

Скачать книгу