Батырша. Замит Рахимов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Батырша - Замит Рахимов страница 36

Батырша - Замит Рахимов

Скачать книгу

шикаять язулары белән башланып китә. Алар: «Алпавыт безне көчләп, законсыз рәвештә крестьянлыкта тота, безне аңардан коткарыгыз!» – дип язалар. Ничек кенә язылмасын, губерна чиновниклары дөрес аңлаганнар моны. Жалуга кул куйган крестьян вәкилләре Имамов, Кумаев һәм Биктимеровларны чыбыркы белән кыйнарга, алпавыт өстеннән йөрмәскә әмер бирелә. Шуннан инде күршедәге Чишмә авылы крестьяннары Петербургка, идарә итүче Сенатка үзләренең хәлләрен язып җибәрәләр: «Ата-бабаларыбыз һәм аларның бабалары алпавыт кулында тормаганнар, аңар салым яки ясак һәм башка йөкләмәләр түләмәгәннәр. Ә моннан ун ел элек Тәфкилевнең приказчигы Мәүлекәй Семёнов, безнең авылга килеп, сез барыгыз да Тәфкилевтән качкан крестьяннар, дип, алтмыш дүрт ир һәм хатын-кызны, указ игълан итмичә, Тәфкилев крестьяннары дип язды. Хәзер дә безне көчләп крестьянлыкта тоталар». Хөкүмәткә әнә шундый эчтәлектәге башка гаризалар да җибәрелә.

      1742 елда губерна канцеляриясе шикаятьләргә кул куйган сигез кешене кулга ала һәм, бернинди аклану кабул итмичә, тикшерү алып бармыйча, аларны ике ай буена Казан төрмәсендә яткыра. Аннан соң икесен чыбыркы, алтысын камчы белән кыйнап, Тәфкилев утарына кире озаталар. Алпавыт аларны тагын бер ай буена богауланган килеш каравыл астында тота. Бу хәлләргә чыдый алмаган крестьяннар баш күтәрәләр. Чишмә халкына Нәҗәр, Тирсә, Балтач, Мордва, Кибәкшәр һәм башка авылларныкы да кушыла.

      Тәфкилев үтенече буенча 1742 елның октябрендә Казаннан егерме биш гренадер белән унтер-офицер килә һәм Чишмә авылы кешеләренә аларның морзага беркетелүләре турында Указ укый, алпавытка буйсынырга үгетли. Моңа каршы крестьяннар: «Тәфкилев безнең крепостнойлыкны исбат итсен!» – дигән таләп куялар. Икенче бер команда Нәҗәр авылы крестьяннарын буйсындыру һәм җәзага тарту өчен җибәрелә. Ләкин крестьяннар аларны «кыйнаганнар һәм авылдан куганнар». Шулай итеп, халыкның гаскәрләр белән канлы бәрелешләре башланып китә. Коралланган крестьяннарга Чишмәдән Кимай Зәетов, Нәҗәрдән Мөсхин һәм Ишкенәй Зәетовлар җитәкчелек итә. Хөкүмәт «крестьяннарны үгетләү, башлап йөрүчеләрне тоту, бунтка катнашучы бар халыкны чыбыркы белән кыйнау» өчен зур гаскәр җибәрергә мәҗбүр була. Шул ук елның ноябрендә биш йөз кешелек гаскәр, килеп, Чишмә һәм башка авылларны камап ала. Чишмәгә башка авыллардан да байтак халык җыелган була. «Бирелергә һәм таралырга» дигән әмерне алар кире кагалар. Офицер кешеләргә атарга һәм авылны штурм белән алырга приказ бирә. Бәрелеш башлана, ул кул сугышларына кадәр барып җитә. Берничә крестьян үтерелә, берсен штык белән кадап яралыйлар. Хөкүмәт гаскәрләреннән ике гренадер, бер мушкетёр һәм бер татар танкчысы үтерелә. Сугышлар һәм канлы бәрелешләр волостьның башка авылларында да, бигрәк тә Нәҗәрдә, Мордвада һәм Балтачта була. Әмма солдатлар, баш күтәргән крестьяннарның ныгытылган авылларын ала алмыйча, кире чигенәләр. Җәза экспедициясе бөтен волостьта уңышсызлык белән тәмамлана.

      Тирә-юнь тынып калгач, крестьяннар үлгән иптәшләрен җирлиләр,

Скачать книгу