Батырша. Замит Рахимов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Батырша - Замит Рахимов страница 39
Ул шулай эшне ансат кына хәл итеп куйса да, Габделсәламнең гомер иткән нигезеннән һич кенә дә кубасы килми иде. Ахун кыюсыз гына каршы чыкты, бик үк нигезле булмаган дәлилләр китерде. Котлымөхәммәт – патшалар, санатлар, аннан да битәр илчеләр арасында кайнаган морза – төрле сөйләшүләрнең рәтен белә, хуҗаның кыюсыз каршылыкларын берсеннән-берсе саллырак сүзләр белән томалый торды, Яңа Бистәдә дә ахунлык дәрәҗәсендә калачагы белән кызыктырды. Ниһаять:
– Аннан килеп, без дә шул ук падишаһ хәзрәтләре мәнфәгатен яклап йөрибез лә, – дип, сүз олавын бастырып куйды.
Башкача чарасы калмагач, соңгы сылтавына ябышты Габделсәлам, серен чиште:
– Шулаен шулай да, тәкъсир, барыбер барып чыкмас шул. Бән бит ышанычсыз бәндә – Казан губернаторының шәхсән күзәтүе астында. Ай-һай, рөхсәт итәрләрме?!
Тәфкилев баягыча ихластан шаркылдап көлеп җибәрде, аннан кисәк җитдиләнеп калды:
– Ә без берәүдән дә рөхсәт сорамыйбыз, ахун! – диде ул кырыс кына. – Шөкер, үзебезгә үзебез хуҗа!
Җиденче бүлек
Күтәрелә барган саен җелекләрне суыра, буыннарны калтырата, сулыш алуны буа торган Ирәндек сырты да, исемнәре мәгълүм булмаган тагын байтак кына кыя-ташлар да артта калды, ут-үлән баскан беленер-беленмәс сукмак түбәнгә авышты. Абдулла үзе дә, тычкан сыртлы җирән аты да җиңел сулыш алдылар. Ул арада киң күкрәкле, куе яллы елдам алаша адымын арттырды, ярсып диярлек алга атлады. Тик аның болай хутлы баруы озакка сузылмады, каршыда, инде сыегая башлаган томан эчендә, тагын бер шәрә кыя пәйда булды. Абдулла тезгенен тартты, туктап калган аты өстеннән тирә-юньгә күз салды. Уңга караса да, сулга бакса да, бер үк манзарага тап булды – кичәдән бирле үзен озата килгән таулар да таулар. Түбәләренә болытлар да менеп җитә алмаганнар әнә, текә битләүләренә ышкылып, алар да адашып йөриләр. Ул карурманнар тагын! Җайдак түгел җәяүле дә ерып чыккысыз. Сукмагыннан яздыңмы – беттем диген. Һай бу Урал! Очы-кырые юк бугай бу кырыс җәннәтнең. Инде икенче көне юлда, як-якта исә һаман да шул күккә ашкан мәгърур таулар да алардан калышмаска тырышып кояшка тартылган нарат-карагайлар. Юлына әледән-әле ярсу-йөгерек елгалар, мәкерле тарлавыклар, мәшәкатьле тау үткелләре дә юлыга юлыгуын. Әмма алары да даладагы сыман иркенлек хиссияте бирмиләр, шушы бихисап кыя-сөңгеләрнең, карагай урманнарының дәһшәтле мәһабәтлеген арттыралар гына. Шуңа карамастан монда үзеңне ничектер хөр, иркен итеп тоясың. Булса да булыр икән ыгы-зыгысыз, шау-шусыз илаһи бер төяк! Әнә ич күпме юл үтте, ник кенә бер бәндә очрасын да, ник кенә бер кеше тавышы ишетелсен. Хәтта кошлар да тынып калган. Күк ут өсте – Питрау җитте шул, Питрау. Әллә соң шул шомлы-дәһшәтле тынлыгың белән бөек микән син, Уралтау?! Шушы әкияти гүзәллектән, бөеклектән шулкадәр әсәрләнгән иде ки, тезгенен кулына алганын сизми дә калды. Әмма кузгалып китәргә өлгермәде, кайдандыр, сул тарафка сузылган ике тау арасындагы үзәнлектән, шушы төбәк баласы – башкорт егетенең киң