Батырша. Замит Рахимов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Батырша - Замит Рахимов страница 38
– Укыйбыз дисең, алайса, ахун?
– Ие, үзебез дә өйрәнәбез, сабак та тыңлатабыз. – Габделсәлам, зур өслекле артсыз урындыкка көрпә салып, кунакка утырырга ишарә ясады. – Кәсебем шул бит, мөдәррислек кылу.
– Ярый, ярый. – Тәфкилев япанчасын салды, аны хуҗага сузды да урындыкка утырды, тузанлы булсалар да затлы икәнлекләре күренеп торган күн итекле аякларын сузып җибәрде. – Ишеткәнем бар: гыйлем иясе икәнсеңдер. Ничек соң, зуррак мәдрәсәгә күчәргә ниятең юкмы?
– Ул кадәресенең башыма килгәне булмады, тәкъсир, – дип җаваплады хуҗа, ике тәрәзә арасындагы стенага сөялеп. – Шөкер, мәдрәсәбез нык, шәкертләр кытлыгы кичермибез…
– Ышанам, татар халкы гыйлем дигәндә атлыгып тора. Әмма ләкин «Зур корабка – зур диңгез» диләр урыслар. Әлхасыйль, мин сине алып китәргә дип килдем.
Габделсәламнең тез буыннары йомшап китте, чыраена гаҗизләнү билгеләре чыкты, куркынган күзләрен кунагына төбәде. Алай икән, зинданда черетергә икән исәпләре. Ул арада Тәфкилев тә ялгышрак сүз әйтеп ташлавын абайлап алды, хатасын төзәтергә ашыкты:
– Ие, алып китәргә, дөресрәге, чакырырга дип… Үзебезнең могтәбәр Оренбур каласына. Шул ук үз шөгылеңә, оланнарга сабак бирергә…
Ахун җиңел сулап куйды, мәгәр сер бирмәде:
– Урыстыр, керәшендер кебекләргә дәрес тыңлатканым юк шул, тәкъсир, – дип куйды ул сабыр гына. – Күз күргән, колак ишеткән эш түгел диюем.
Тәфкилев олы якны тутырып шаркылдап көлеп җибәрде. Шулкадәр ихластан көлде ки, кулъяулыгы белән дымланган күз төпләрен сөртеп алды хәтта.
– Урыс-мукшылар хакында сүз бармый, ахун, – диде ул, ниһаять, шаркылдавыннан туктап. – Үзебезнең мөселманнар да буа буарлык анда. Каладан унсигез чакрым җирдә, Сакмар буена тулы бер бистә булып килеп утырдылар. Башлап йөрүчеләре – Байлар Сабасыннан Сәгыйт әфәнде Хаялин исемле зур сәүдәгәр. Инде төпләнеп киләләр. Сәгыйт әфәнде мәчет салдыру хафасында. Калкып килүче диварларын үзем күрдем. Андыен мәчет Казанның үзендә дә юк, булса да борынгы шәһри Болгарда гына булгандыр. Көзгә мәдрәсә ихъя кылмакчылар[18].
Габделсәлам ишеткәннәрен күңеленә сеңдерергә өлгермәде, ишек артында карчыгының тыенкы тавышы ишетелде:
– Сиңайтәм, аш суына. Самавырым да кайнап чыкты…
Хатынының ягымлы авазы аны бүгенгесенә кайтарды, хуҗа кеше ашыгып урыныннан кузгалды:
– Кулларны чайкыйк та тамак ялгап алыйк, тәкъсир. Сүзне өстәл янында да дәвам итәргә була.
Баягынак хатынының өзгәләнүен хәзер генә аңлагандай булды Габделсәлам: олуг түрәгә кысыр умач тәкъдим итүе чыннан да уңайсыз иде. Нишлисең, башка чарасы юк, итле токмачтыр, бәлештер иртәгәгә кала. Ярый әле катыгы, мае бар икән карчыгының. Ул кунак алдына зур гына чаган кашык куйды, эре-эре телем итеп ипи кисте һәм, кыенсынуын яшерергә тырышып, сүзне баягы буразнага борды:
– Оренбур
18