Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы. Мирсай Амир

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы - Мирсай Амир страница 13

Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы - Мирсай Амир

Скачать книгу

ячейка секретарен күрергә теләсәк тә, бернинди дә нәтиҗәгә ирешә алмадык. Комсомол ячейкасы секретаре эшен алып баручы укытучы кызның кайда икәнен белүче булмады. Фәкать төрле кешеләрдән сораштыру нәтиҗәсендә комсомол ячейкасының кыш көнендә генә бераз оешкан төстә эш алып барганлыгын, спектакльләр, концертлар күрсәткәнлеген һәм кар астыннан җир күренә башлау белән таркалып киткәнлеген чамалый алдык.

      Бу күренеш безнең өчен күңелсезлекне тагын да көчәйтте. Нишләргә? Бөтенесеннән кул селкеп, күңелне борчыган барлык сорауларны онытып, табигать кочагына чумаргамы?

      Юк, ул хәзер мөмкин түгел, тирә-ягыбызны әйләндереп алган тынгысыз сораулар комсомол йөрәкләргә барыбер тынычлык бирмиләр. Нишләргә соң?

      Шул Тешсез Ибрайларның, Имәлиләрнең башын ваткан сорауларга җавап табып бирергәме? Вакытсыз таркалган ячейканы җыеп алып, аны үз юлына төшереп җибәрү эшендә ярдәм күрсәтергәме? Әйе, безгә шул кирәк. Тик ничек итеп? Кайдан башларга? Төп игътибарны нәрсәгә юнәлдерергә?..

      Бу сорауларга җавап эзләп, без Гаязның чемоданына кердек. Һәм, чынлап та, Гаязның хәстәрле кеше булуы ярдәмгә килде. Аның чемоданыннан комсомол алдында торган бурычлар турында язылган берничә брошюра һәм төрле газета битләреннән кисеп алынган берничә мәкалә чыкты.

      Шулар арасында яшьләр союзларының бурычлары турында Ленинның РКСМның III съездында сөйләгән речен күргәч, без хәзинә тапканнан артык куаныштык.

      Һәм, дөресен әйтергә кирәк, моңарчы минем, хикәя, шигырь китапларын яратып укысам да, мондый сәяси темаларга язылган әсәрләрне бу кадәр кызыксынып укыганым юк иде. Йотылып, әкият укыганнан битәр мавыгып укыдык без аларны.

      Ләкин, укып беткәч, икебез дә тирән уйга калдык. Чөнки, комсомол активы буларак (ә без үзебезне шулай дип йөртәбез), каршыбызда чиксез зур, чиксез җаваплы, җитди, катлаулы бурычлар туганлыгын күрдек һәм шул ук вакытта үзебезнең авылга бернинди хәзерлексез, буш кул белән кайтканлыгыбызны белдек.

      Мин алдыбызда торган эшләрнең күплегеннән һәм зурлыгыннан чын-чынлап курка башладым.

      – Артык җитди эшкә тотынмыйбызмы, Гаяз? – дидем. – Ни әйтсәң дә, без бит биредә вакытлы гына. Әдәби кичә-фәлән оештырсак, доклад-фәлән сөйләсәк…

      – Бөтендөнья революциясе турында лыгырдау җиңелрәк, әлбәттә, – диде Гаяз.

      – Нигә? – дидем мин, көлкегә калмаска тырышып. – Әйтик, халык арасында наданлыкны бетерү буенча бик зур эш эшли алабыз без.

      Гаяз үзе дә мине көлкегә калдырырга тырышмый иде.

      – Анысын да эшләрбез, – диде ул, җитди итеп. – Ләкин безнең бер эштән дә куркырга хакыбыз юк. Комсомолец бер урында да үзен вакытлы итеп карый алмый. Ленинны мин шулай аңлыйм.

      Минем башымда һаман да төп мәсьәлә булып артель турындагы фикер тора иде.

      – Башлап та очларга өлгермәсәк, җайсыз булыр, – дидем.

      – Курыкма, Ильяс туган, – диде Гаяз. – Син әллә бөтен эш безнең икебезгә генә терәлеп тора дип уйлыйсыңмы? «Башлап та…» дисең син. Болар бары да күптән башланган эш. Артель турында бит без әйтмәдек, Ибрай әйтте…

      Мин комсомол

Скачать книгу