Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы. Мирсай Амир
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы - Мирсай Амир страница 11
Абзыйга ишеттереп, Гаязга зарлана башладым:
– Менә шушы инде, Гаяз туган, минем әлеге сиңа мактаган абзый. Ике ел буена сөйләдем бит мин сиңа аның турында. Безнең абзый ул душа кеше, авылда яңа тормыш төзи торган кеше ул безнең абзый, дип әйттемме? Менә шушы абзый инде ул. Күрәсең, нинди алга киткән хәзер, ата-бабасы күрмәгән эшкә тотынырга хыяллана…
Абзый белән минем арада ачыла башлаган тирән чокырны Гаяз тигезләргә теләде:
– Зарар юк, ул киңәш итеп кенә әйтә бит аны, син нигә кызып барасың, киңәш итү эшли башлау дигән сүз түгел бит әле…
– Әйе шул, – диде абзый, минем кискен рәвештә каршы төшүемнән килеп чыккан уңайсыз хәлдән котылырга теләп, Гаяз сүзләренә тотынды. – Мин бит бер дә юктан гына әйтмим, уйлап-уйлап карыйм да, совет каршы килми, кешеләр сәүдә итәләр дә менә дигән итеп яши бирәләр. Соң, мин әйтәм, минем кайсы җирем ким?..
Без, Гаяз белән икәүләп, аны үгетләргә тотындык. Бу юлның ил файдасын күзәтү ягыннан караганда ифрат дәрәҗәдә начар юл булуын, совет хөкүмәтенең моңар вакытлы рәвештә генә ихтыяр куярга мәҗбүр булуын, нигездән алып караганда, сәүдәгәрлекнең – спекулянтлыкның – советка каршы юл булуын, шуңа күрә, ил өчен начар булу белән генә чикләнмичә, якын киләчәктә үзең өчен дә бик начар нәтиҗәләр бирү ихтималы барлыгын аңлатырга тырыша идек. Шул минутта мин үземнең алама комсомолец булуымны, илебез алдында торган бурычларны билгеләүдә, җыелыш саен авызыбыздан төшми торган «социализм» сүзенең мәгънәсен күз алдына китерүдә, аңа кайсы юллардан барырга кирәклекне белү-белмәү мәсьәләсендә Гаязга караганда никадәр түбән торуымны сиздем. Кайчандыр бу турыда съезд карарларын укыганымны, кайдандыр, кем авызыннандыр Ленин сүзләрен ишеткәнемне хәтерләргә тырышам, шулар белән җавап бирмәкче булам. Тик бернәрсә дә чыкмый, уйларымның сукырлыгын күреп, йөрәгем генә әрни. Бу авыр хәлдән, бу юлсызлыктан чыгуда төп ярдәмчем Гаяз булды. Аның абзыйга җавап урынына әйткән һәрбер сүзе минем үзем өчен дә яңа белем булып хәтеремә сеңәләр, мин, абзый алдында сер бирмәс өчен генә, аларны күптән белгән кеше төсле, «әйе-әйе, әлбәттә, шулай» дип, дөресләп утырган булам. Ә күңелем абзыйдан битәр үземне шелтәли, «Хикәя китаплары укып кына, Тукай, Такташ шигырьләрен ятлап кына комсомолец булып бетеп булмый, җәмгыятьне өйрәнү, сәяси белем дәресләреннән мөгаллим абзыеңа имтихан бирү генә җитми, аларны тормыш белән бәйләү юлларын да белергә кирәк, ә син җыелышларны яратмыйсың, агымдагы сәясәт түгәрәкләренә күңел бирмисең. Ячейкадан шелтә алудан куркып, исемеңне теркәтү өчен генә барасың син ул түгәрәкләргә…» ди иде. Әйтерсең лә бу минутта минем сәламәтлегемә тикшерү булды да тазага исәпләп йөргән үпкәләремнән кох таякчыклары таптылар. Үземдәге наданлыкны, тәҗрибәсезлекне, көчсезлекне сизү шундый авыр булды. Тик бу авырлыкны мин кешегә сиздермичә күтәрергә тырыштым. Гаяз авызыннан чыккан сүзләрне үземнеке итеп, абзыйны үгетләвемдә дәвам итә идем. Абзыйның, һичбер китаптан