Сайланма әсәрләр / Избранное. Мажит Гафури
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Мажит Гафури страница 36
Без алар янына барып җиттек. Табигый, башта алар безне бик нык шикләнеп, саклык белән каршы алдылар. Хәтта берсе үзенең җиргә ташлаган тимер көрәген кулына тотты. Ләкин без адашуыбызны сөйләгәч басылдылар һәм «Лапашты» ның өч чакрым сулда калганын, болар яныннан «Лапашты» га туп-туры юл киткәнен сөйләделәр. Болар, һәрхәлдә, монда кунуыбызга авырсыналар кебек күренәләр иде. Ләкин без китмәскә карар бирдек, шунда кунып калдык. Иртән тору белән китеп, «Лапашты» га барып кердек.
Мин мондагы авылдашлар янына төштем. Теге иптәшләр, казармага төшеп, шул көндә үк эшкә ялландылар.
Монда бераз эш эзләп карасам да, үземә муафыйк булган эш табылыр төсле күренмәде, һәм нигәдер минем монда торасым килми, икенче җиргә китәсем килә иде. Мин монда бер-ике көн тордым. Үзем кебек эш эзләүче бик таза бер егеткә очрадым. Бу егет миңа моннан кырык чакрымнарда «Калма-елга – Инҗәр» дигән заводта эш барлыгын сөйләп, мине үзе белән шунда алып китәргә кызыктырды. Кайсы юл белән кайтсам да, мәсафә бер микъдарда булганга күрә, мин сүзсез риза булып чыгып киттек. «Калма-елга» заводы моннан кырык чакрым ераклыкта булганга күрә, бер көн эчендә барып җитә алуыбыз мөмкин түгел иде. Шуның өчен юлда күмер яндыручылар янында кунып, икенче көнне төштән соң барып кердек. Ләкин безнең эштән бәхет булмады. Бер-ике көн эш эзләп казармада ятсак та, эш таба алмадык.
Безгә монда тагын шушы җирдән кырык биш чакрым чамасында яңа завод салына башлаганын, анда эшчеләргә ихтыяҗ зур икәнен сөйләделәр. Без икәү анда китәргә риза булып юлын өйрәндек тә төштән соң чыгып та киттек.
Көннәр матур, таулар арасында нур уйнап тора иде. Шуңа күрә сәфәрнең муаффәкыятьсезлеге, юл йөрүнең кыенлыгы бөтенләй онытылды.
Без шулай икәүләп бик күңелле барган вакытта, таштан ташка бәрелеп, шаулап агып яткан елгага очрадык. Бу суның Бәләкәй Инҗәр дигән су икәнен башта ук белгән идек. Ун сажиннар чамасы киңлектә булган бу суның тирәнлеге артык мәгълүм булмаса да, аны аркылы үтеп киткән ат аягы эзләре һәм арба тәгәрмәче юллары беленеп ятканлыктан, моннан аркылы кичеп чыгуның мөмкин икәнлеге күренә иде. Без, алай-болай уйлап тормый, аякларыбызны чишенеп, бил тиңенте төрендек тә суга кереп киттек. Су, ниһаять каты акканга күрә, аякны үзе белән алып китәргә көчләп тора иде. Иптәш егет, таза һәм миннән зур да булганга күрә, алдан китте. Ниһаять, ул аръякка барып чыгарга якынлашты, ләкин мин, инде суның уртасына җиттем дигән чакта, су уңаена ага һәм авып китә башладым. Тотынырга һәм ярдәм өмид итәргә һичбер юл калмаганга күрә кычкыра башладым. Суның агымы мине бер минуттан соң үзе белән алып китте, зур ташларга бәрәчәк вакыт җитте. Ләкин шул минутта иптәшем килеп миңа таяк тоттырды, һәм шул ук минутта арттан бер атлы