Сайланма әсәрләр / Избранное. Мажит Гафури
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Мажит Гафури страница 40
Троицкига укырга баручы Мөхәммәтҗан дигән бер шәкертнең агасы, мине үзләре янына утыртып, Троицкига алып китте (1898 ел, ноябрь).
Без Троицкида Зәйнулла ишан мәдрәсәсе янындагы мәгълүм мосафирханәгә төштек. Иптәшем электән монда берничә еллар укып йөргәнгә күрә, үзенең махсус урынына, борынгы иптәшләре янына күчте. Мин мосафирханәдә калдым. Хәзер мәдрәсәләр шәкертләр белән шыгрым тулганнар иде. Беренче күрүдә мондагы шәкертләр һәм аларның тормышлары, байлыклары мине гаҗәпкә калдырды.
Боларның бик күбесе – бай балалары, калганнары казах арасына муллалыкка чыгып, акча җыеп кайткан акчалы шәкертләр булып, һәрберсе бик эре киенеп, төзәнеп йөриләр иде. Биш-алты йөз шәкерт эчендә минем кебек чабаталы шәкертләр биш-алты гына булганга күрә, безнең чабаталар ямьсез дә, мескен дә, кызганыч та күренәләр иде.
Мин бераз вакыт мәдрәсәгә керми, мосафирханәдә ятып, шунда кунып йөрдем. Башта берничә көнгә чаклы көндезләрен төрле мәдрәсәләргә кереп, ишекнең төбеннән генә карап йөри идем. Югары үтәргә мөмкинлек булмаганга күрә, мич буена, шәкертләрнең киез һәм паласлары җәелмәгән җиргә утырып, аларның укулары, дәрес алулары вә башка хәрәкәтләре белән танышып утыра идем.
Троицкида ишан мәдрәсәсеннән башка тагын берничә мәхәлләдә мәдрәсәләр бар. Боларның кайберәүләрен барып карадым. Ләкин боларның һәммәсе дә бертөсле, бер тәртиптә күренәләр иде. Шулай йөри торгач, «Яушевлар җәмгыяте хәйрия мәктәбе ачканнар, имеш… анда бөтенләй яңача укыталар икән…» дигән хәбәр ишеттем һәм икенче көнне шул мәктәпне эзләп таптым.
Мәктәпкә барып керү белән, мине бертөрле гаҗәпсенү алды. Мин, бу мәктәпкә керү белән, аның моңарчы үзем күргән мәктәп-мәдрәсәләргә караганда башка икәнен күрдем.
Ишектән керү белән, берәү мине туктатып, ни өчен килгәнемне сорады. Мин мәктәпне күрер өчен килүемне әйткәч, чабатамны чишенергә кушты. Мин ул кушканча эшләдем. Ул миңа: «Шәкертләр теге бүлмәдә сабак алалар», – дигәч, коридор буйлап шунда киттем. Уңга карасам, андагы бүлмә карават белән тулган, һәммәсенең өстендә ап-ак нәрсә белән ябылган. Бүлмә бик таза һәм матур. Сул яктагы бүлмәдә – озын өстәл, аның тирәсенә урындыклар тезелгән. Өстенә тәлинкә, кашыклар куелган. Хәлфә дәрес биргән бүлмәне акрын гына ачып кердем дә арттагы буш партаның бер як читенә утырдым. Укытучы хәлфә башына бик шәп фәс, өстенә өр-яңа җөббә кигән. Үзе бик мәһабәт, 30–35 яшь чамасындагы бер кеше. Шәкертләр һәммәсе дә бертөсле киенгәннәр. Хәлфә дә, шәкертләр дә миңа күз төшереп алдылар, кайберәүләре елмаеп куйдылар. Стенага ашъяулык зурлыгындагы, теге мин Уфада күргән төсле буяулы кәгазь эленгән. Мин парталарны рус мәктәпләренең тәрәзәләре аркылы гына күргәнем бар иде. Хәлфәнең артында елтырап торган кара буяуга буялган зур кара такта басып тора. Кыскасы, мәктәптә моңарчы мин күрмәгән яңалык һәм башка төрле тәртип күренеп тора. Мин монда укучы шәкертләрнең бәхетләренә кызыктым. Боларның һәммәсе