Сайланма әсәрләр / Избранное. Мажит Гафури

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Мажит Гафури страница 38

Сайланма әсәрләр / Избранное - Мажит Гафури

Скачать книгу

торганымны сизеп өрүендә дәвам итә иде. Болай эт өрдереп торсам, өй хуҗасы чыгып, башка берне кундырудан куркып кузгалып киттем. Шунда ерак түгел бер өйнең артына барып, яңгыр төшми торган урынына (барып) утырдым. Монда берничә кәҗә яңгырдан ышыкланып, күшәп яталар иде. Мин баргач, төрлесе төрле якка китсәләр дә, мин әз генә утыргач та, читләтеп кире минем янга килделәр.

      Монда яту башта куркыныч кебек тоелды. Ләкин бара торгач, күңел курыкмый башлады, күз караңгылыкка өйрәнеп китте. Шуннан соң капчыкны баш астына салып, коры һәм җылы туфрак өстенә яттым. Кәҗәләр дә миңа бик тиз ияләшеп киттеләр, минем белән беррәттән яттылар. Болар миңа бик якын иптәш кебек күренделәр. Мин башта эш бик күңелсез һәм урамда калу бик куркыныч булыр дип уйлаган идем. Ләкин эш моның киресенчә булып чыкты. Монда яту белән, мин үземнең күңелемдә әйтеп бетерә алмаслык рәхәт бер йомшаклык хис иттем. Куркуның әсәре дә калмады. Мин гомер буена кешеләргә яхшылык итәргә, бу кешеләрнең мөгамәләсенә карап һич рәнҗемәскә, рухны төшермәскә кирәк дигән уйга төштем. Күздәге яшь бөртекләре куылып чыгуның хәсрәтеннән түгел, бәлки изге бер уй, шул караңгылык эчендә килгән матур, йомшак бер хис аркасында чыгалар иде. Чынлап та, монда бик матур тынлык дәвам итә, теге кеше белән эт булмагач, бернәрсә тарафыннан да куркыныч юк иде.

      Әллә кайда, бик еракта, мин тавышын ярата торган сак-сок сирәк кычкыра, шуның белән бергә һәммә бөртекләре энҗе зурлыгында гына булган вак яңгыр сибәләп, өй түбәсендә бертигез генә тавыш чыгара иде. Мин шул ике матур тавыш астында, кәҗәләр янында рәхәтләнеп йоклап киткәнемне сизми калганмын. Бервакыт иртәнге кояшның кызуына уянып киттем. Хәзер болытлар китеп, күк йөзе ачылган, кояш минем өстемә нурларын чәчеп, көлеп караган иде. Ул аның тауларга һәм урманнарга биргән матурлыгы һичбер сөйләп бетерерлек түгел иде. Мин шушы матурлыкның нәкъ уртасында уянып, торып утырдым. Бераз утыргач та, китүне уйлап, урыннан торган вакытта, теге башкорт агай капкасыннан чыгып мине чакырды һәм өенә алып керде.

      Ул бүген бик йомшак иде. Хатыны бигрәк йомшак мөгамәлә белән югары утырырга кушты. Чәй кайнап тора, аның янына сары майга гына пешергән коймак таба белән алда утыра.

      Мин боларның кичә төн уртасында куып чыгарып та, бүген болай хөрмәт итүләренең мәгънәсенә һич тә төшенмәдем. Ләкин алар бу мәсьәләне үзләре чишеп бирделәр.

      Теге мине кундырмаган байлар белән болар авылның иң бай кешеләреннән булып, бер-берсенә соң дәрәҗәдә дошманлыклары бар икән. Мин гүяки шул байларның кушуы буенча боларга килеп, боларга берәр төрле зарар уйлап, явыз ният белән кунмакчы булганмын икән дә төнлә үземнең иптәшләремне кертергә, шул иптәшләрем белән боларны үтерергә яки боларның әйберләрен алып китәргә йөргәнмен икән. Болар шуңар күрә миннән бик зур шөбһәгә төшеп, куып чыгарырга мәҗбүр булганнар икән…

      Чәй эчеп утырганда, алар, минем турыдагы шөбһәләрен тәмам бетерергә теләгән рәвештә, Троицк һәм Зәйнулла хәзрәт хакында байтак сораулар бирделәр. Мин,

Скачать книгу