Сайланма әсәрләр / Избранное. Мажит Гафури
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Мажит Гафури страница 41
– Рәхмәт, хәлфә әфәнде. Мин ишан хәзрәттән рөхсәт алыйм да монда килермен, – дидем.
Хәлфә шунда ук мине ияртеп, икенче берәү янына алып барды, һәм, үзара нәрсәдер сөйләшеп, алар икәүләп бүген үк монда килергә мөмкин икәнен әйттеләр.
Мин бу мәктәптән шатлык белән чыгып, иртәгә иртүк ишан хәзрәткә кереп рөхсәт алырмын да монда килермен дип, мосафирханәгә кайттым. Иртәгесен ишан хәзрәткә барып бик озак көткәннән соң, вакытын табып, хәйрия мәктәбенә китәргә рөхсәт сорадым. Хәзрәтнең рөхсәт һәм фатиха бирүенә ышана идем. Ләкин эш алай булып чыкмады.
– Юк, юк. Рөхсәт юк. Ул мәктәп фатихасыз мәктәп ул. Анда укып кеше була алмассың да! – дип кырт кисте һәм: – Бар, кайт, укый башла. Мөхәммәт хәлфәдән укырсың, миннән фатиха, – дип, кул күтәреп дога кылды.
Мин, инде шундый зур ишан хәзрәт булгач, белми әйтмәс дип, үзем дә аның белән дога кылдым. Җәмгыяте хәйрия мәктәбенә бармаска карар биреп, кайту белән мосафирханәдәге капчыгымны алып, мәдрәсәгә күчтем. Анда кереп, мич янына урнаштым. Монда миңа илтифат итүче, сүз кушучылар юк иде. Тик шул тормышның авырлыклары эчендә ватылган, башкаларга самавыр куеп йөргән сынык күңелле, ертык киемле, эшкә түземле шәкертләр генә минем янга килеп, кайдан килүемне сорашып утыра торганнар иде. Шулай итеп, мәдрәсәдә үземә муафикъ берничә иптәш ясап алдым һәм дәреснең тәртип, низамнарына өйрәндем…
Бу мәдрәсәләрдә тәрәзә яныннан, стена буеннан урын ишгаль итәр[91] өчен, үзеңне матди җәһәттән[92] тәэмин итәрлек азык һәм акча булу белән бергә әйберләрең булу шарт ителгән кебек булганга күрә, мин тәрәзә янында торудан, урын алудан мәхрүм идем. Мәдрәсәгә кергән вакытта ук минем акча ягы такырайган иде. Кереп берничә көн торгач, бөтенләй акчам бетте. Бер-ике көн ачлы-туклы тордым да, ниһаять, шундагы дүрт-биш шәкерттән гыйбарәт булган бер казандашлар груһына самавыр куеп, аш пешереп торырга кердем. Монда шундый шәкертләрне «малай» дип йөртәләр. Алар тәгъбиренчә әйткәндә, мин шуларга «малай» булдым. «Малай» булган шәкертләргә, кичен башка шәкертләр ятып беткәч кенә, җәмәгать сәкеләрендә, мич буйларында ятып йокларга рөхсәт булса да, көндез, әлбәттә, бу урыннарда утыру, уку бик уңайсыз. Шуның өчен көндезләрен күп вакытта кайда урын булса, шунда утырырга, урын булмаса, аяк өстендә йөрергә туры килгәнгә күрә, мин шулай йөри башладым.
Мин килгән көннәремдә мондагы шәкертләрнең бик күбесен уку мәсьәләсендә бик шәпләрдер дип уйлый идем. Ләкин бик аз вакыт эчендә боларның бик күбесенең кием калыбы икәнлекләре мәгълүм була башлады. Мәсәлән, кайберәүләре, коры «Шәрхе мулла» китабын гына өч-дүрт елдан бирле укып йөрсәләр дә, әле бернәрсә дә аңламыйлар иде. Соңра мондагы шәкертләрнең бөтенесе ишанга мөрит булып, тасаввеф[93] юлына кереп,
91
92
93