Пьесалар / Пьесы. Туфан Миннуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Пьесалар / Пьесы - Туфан Миннуллин страница 50

Пьесалар / Пьесы - Туфан Миннуллин

Скачать книгу

вә хезмәт иткән кешеләргә тимәссез. Кем дә кем баш тартса, аларны асачакмын, кисәчәкмен.

      Инанмак өчен мин Пётр Фёдорович үз кулымны куйдым. Пётр Өченче дигән исем белән».

      Тавышлар. Күрсәт, кулын күрсәт.

      Бәхтияр. Менә карагыз. (Манифестны баш очына күтәреп күрсәтә.)

      Тавышлар. Афәрин!.. Ходай кушсын!..

      Шулвакыт таланган бай белән Пристав керәләр.

      – Әнә ул, әнә шул талады.

      Пристав (Бәхтияр янына килеп). Син!.. Карак! (Бәхтиярга кизәнә.)

      Бәхтияр аның кулын эләктереп ала да үзенә суга. Пристав егыла. Халык гөжләп куя. Аптырап калган Пристав әкрен генә тора.

      Тынлык.

      Тавышлар. Кач! Кач!..

      Бәхтияр халык арасына кереп чума.

      Пристав. Тотыгыз! Җибәрмәгез! (Бәхтияр артыннан бармакчы була.)

      Халык аның юлын бүлә.

      Өченче күренеш

      Екатерина II нең ял бүлмәсе. Екатерина ялгызы. Ул кемнедер көтә. Потёмкин керә. Уң күзе кара ефәк тасма белән бәйләнгән.

      Екатерина (Потёмкин каршына барып). Григорий Александрович!

      Потёмкин (тез чүгеп). Мәрхәмәтле анабыз, сезнең чакыруыгыз буенча көне-төне кудым, һәм менә мин сезнең каршыгызда.

      Екатерина. Торыгыз, князь. (Потёмкинны култыклап торгыза.) Сезне күрүемә шатмын. Сез минем алда түгел, мин сезнең алда тезләнергә тиеш.

      Потёмкин. Ни сөйлисез, мәрхәмәтле императрица?!

      Екатерина. Нигә? Россия хакимәсенең алдыгызда тезләнеп торуын күрү бәхет түгелмени?

      Потёмкин. Сезнең чакыруыгызны ишеткәч, мин чиктән тыш шатландым, государыня, һәм борчылдым. Сезгә кирәк булуым мине шатландырды, ә инде сугыш кырыннан чакырып алуыгыз юкка гына түгелдер дип борчылдым.

      Екатерина. Сез ялгышмагансыз, генерал, сез миңа кирәк. Сез миңа бик кирәк. Григорий Александрович буларак та, генерал буларак та. Сезнең акылыгыз, сезнең көчегез миңа кирәк. Күрәсездер, сезнең кирәклегегез минем йөземә чыккан. Ябыктым, сулдым, ямьсезләндем.

      Потёмкин. Сез һәрвакыттагыча гүзәл!

      Екатерина. Алдашмагыз, Григорий Александрович. Үз хәлемне үзем беләм. Мин – хатын-кыз. Ә күпме хәсрәт кичерәм, никадәр көч түгәм, ничаклы авыр йөк күтәрәм. Төркия белән сугыш дәвам итә, княгина Тараканова дигән бер дама үзен Пётр I нең кызының кызы дип, мәрхүм Пётр I не абыем дип игълан итеп, Россия тәхетен даулый. Ул хакта бөтен Европа сөйли. Һәм шуларның барысы өстенә бу афәт. Россиянең көнчыгышында ниләр эшләнгәне турында сез хәбәрдардыр дип уйлыйм.

      Потёмкин. Әйе, государыня. Бу чыннан да афәт һәм бик куркыныч афәт.

      Екатерина. Ниндидер бер казак, самозванец… Коралы юк, өйрәтелгән армиясе юк. Генерал Карны тар-мар итеп ташлады, полковник Чернышевның 2200 кешелек армиясен туздырып, үзен асып куйды. Польшада тәртип урнаштырган генерал Бибиков та әлегә куанычлы хәбәр җибәргәне юк. Самозванец Пугачёвка, аның иярченнәренә каршы

Скачать книгу