Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том. Ахат Гаффар

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Ахат Гаффар страница 45

Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Ахат Гаффар

Скачать книгу

ак каеннар арасыннан яшел яулыгын селкә-селкә, каршыма Кәүсәриянең йөгереп чыгуын күрәсем килеп китте. Бөтен хыялымны бер ноктага, бер тойгыга, бер теләккә юнәлдерә алсам, мин чигүле ак алъяпкычлы, чулпы таккан толымлы, дүртпочмаклап яшел яулык япкан, иңенә чиләк-көянтә аскан Кәүсәрияне хәтеремдә терелтә алыр идем микән? Көпә-көндез күргән шикелле ачык итеп. Ниндидер ерак, тоеп, ишетеп, кагылып булмый торган, мәңгелеккә югалган итеп түгел, моннан бөегрәк, мәгънәлерәк, серлерәк, сәеррәк, сөйләсәң, кеше ышанмаслык итеп. Сүзләр белән генә аңлатып булмастай шундый тамаша күрергә, тоярга теләвем артык көчле иде бугай.

      Йөрәк һәм күңел… әкияткә сусаган. Каршыга йөгергән ак каеннар аклыгы эченнән, сары урманның йомшак туфрагыннан калкып, Кәүсәриянең яшел яулык болгый-болгый килеп чыгуын бөтен җаным-тәнем белән телим. Бу теләгем чынга ашмастай хыял, саташу ук түгел әле. Әнә ич, урман аша чыккач, ямь-яшел уҗым басуына килеп кердек. Артта – ниндидер бөҗәкләре, үләннәре, җимешләре белән йокыга талган сары урман, ә алда ямь-яшел сулышы белән көзге уҗым басуы җәйрәп ята. Басуга чәчелгән орлыклар яңадан туып киләләр, кара җиргә күмелгән орлыклар, яшел уҗым булып, караңгылыктан кояш җылысына үрләгән.

      Авылны күчергәннәр, тик аның искесе дә минем өчен якын әле. Мин төзегән станция дә җимерелгән яисә сүтеп утынга ягылгандыр инде, әмма ул кешеләрнең чынга ашкан өмет һәм хыялларында, баш очымдагы югары көчәнешле көмеш чыбыклар буенча өзлексез аккан электроннарда яшидер әле. Менә ич мин дә кире кайтып киләм, кырык биш яшькә олыгаеп. Авыр, саллы башакта кырык биш орлыкка әйләнәчәк бодай бөртеге шикелле.

      Кәүсәриянең кәфендә биләүдәге бала төсле ятканы күз алдыма килде. Кара чәче толымлап үрелгән, шуңа күрә ап-ак маңгае өчпочмаклы хатка охшап калган. Ул маңгайга аның әйтеп бетермәгән соңгы сүзләрен ишетергә теләгән сыман текәлеп торам. Тик ул сүзләрне күрергә, ишетергә аның йөзендәге ниндидер тыныч мәгънә комачаулый, ул шуның белән үз үлеменә ышанмаска куша иде кебек. Кәүсәриянең йөзен мәңгегә кәфен белән каплап куялар. Әмма соңгы мәлдә кыйгач кара кашлары, канатларын киң җәеп җибәргән карлыгач шикелле, төпсез ераклыктан миңа якыная башлый һәм менә кырык биш ел буена килеп җитә алмый оча да оча, оча да оча…

II

      Ә мин менә кара «Волга»дан чыктым да яр кырыена килеп бастым. Көзге табигать чуарлыгына минем чал чәчем дә үз төсен кертәдер. Җылы һавада пәрәвез җепләре оча. Ул җепләр минем чәчләремдер сыман. Мин соры костюмнан, яланаяк, ә кара күн туфлием белән көрән оегым шушы көннәрдә генә киселгән нарат төбендә. Өстемдә оегым төсендәрәк күлмәк, җиңнәрем сызганулы. Пиджагымны, элгеченнән эләктереп, иңбашыма салганмын.

      Гүя яр читендә түгел, ә гомеремнең иң биек ноктасында басып торам. Каршымда, инешнең аръягында, әле дә яшел киң тугай җәелеп ята. Күпмедер вакыттан соң бу елганың йөгерек агышын, көмеш төсмерен хәтерләүчеләр җир йөзендә берәү дә калмас, ә бәлки, һәр карыш җир кабер кебек кирәкле, кадерле заманнар җиткәч, суны элеккеге хәленә кайтарырлар, һәм инеш кешеләргә яңадан әүвәлге яшь, сылу тәнен күрсәтер? Көмешсу тәнен, яшь йөрәктәй тыелгысыз сулкылдаган чишмәләрен, ак төнбоекларын, яшь кызлар теше сыман

Скачать книгу