Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том. Ахат Гаффар

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Ахат Гаффар страница 48

Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Ахат Гаффар

Скачать книгу

– Ул үз сүзләренә уңай җавап бирәсемә ышанып елмаеп җибәрде.

      Ләкин мин дәшмәдем. Аунап яткан субайларга ымлап:

      – Утынгамы? – дип сорадым.

      – Баз казырга ниятләдем әле. Кар базы. Болар суда чыныккан. Тимер шикелле – мәңгелек. Хәзер таш йортта торам. Шәһәр кешесе ише булып беттек… Ә баз кирәк, парин. Яшиселәр бар ич әле… Карале! – диде Каһир, кинәт җанланып. – Ник монда торабыз әле? Әйдәле безгә! Сөйләшеп утырырбыз.

      – Безнең сүзләр беткән иде ич инде, Каһир. Кырык биш ел элек. Хәтерлисеңме?

      – Иман, кордаш! – Каһир аягына басты. – Син минем шул бер хатамны гомерем буена аркама бөкре итеп өйдеңмени? Инде, кем әйтмешли, бер аягыбыз монда, икенчесе кабер бусагасында дигәндәй…

      – Ә Кәүсәриянең үлеменә сәбәпче булуың синең өстә бөкре шикелле калмадымыни, Каһир?

      – Ул гаебемне каным белән юдым бугай инде мин. Хәер, син хаклы… Мең тапкыр хаклы, Иман.

      Бер-беребезне күз карашларыбыз белән бораулап эндәшми тордык.

      – Ул гаебемне юарлык кан миндә әле хәзер дә бар.

      – Бу җиргә синең каның кирәкми инде.

      – Ул канны миңа син бирмәдең. Миндә дә, синдә дә бер үк җан. Ә без җаннарыбызны аямадык. Шушы җир шаһит.

      Әйе, без бу яктан охшаш идек. Ә син күралмаган кешенең, ахыр килеп, дөрес яшәвенә һәм шуның белән үзеңә охшавына килешүе авыр икән.

      Каһирның минем гафу итүемә мохтаҗ түгеллегенә төшендем. Аны тормыш үзе гафу иткән.

      Йомшаграк итеп:

      – Кайтмыйсыңмы соң әле? – дип сорадым.

      – Трактор көтәм. Малайны.

      – Малайны? Кем ул?

      – Таһир.

      – Юк, хатының кем? – дип сорыйм.

      – Ниса.

      – Ә Ширәмәтов кайда?

      – Хәбәре юк, белмим.

      Ә мин Ширәмәтовның исән икәнлеген беләм.

      – Улларың, кызларың ничәү?

      – Ике ул, бер кыз.

      – Ширәмәтовның кызы кайда соң?

      – Бездә. Бер кыз дигәнем шунысы инде… Ә синекеләр? – диде ул арабыздагы киеренкелеккә илтифат итмәгәндәй тып-тыныч кына.

      – Ике кыз, бер улым бар.

      – Сөйлә әле, Иман, кайларда йөрдең, ниләр эшләдең?

      – Кайларда йөрдем, ниләр эшләдемме? – дип кабатладым аның соравын һәм, чокырның ачык ягында күренгән ак тауга карап: – Җирдә йөрдем, булдыра алганымны эшләдем, – дидем.

      – Ник бер дә кайтып күренмәдең? – дип сорады ул. – Татарстанда ун ел яшисең югыйсә – мин беләм!

      – Минем моннан киткәнем дә юк шикелле.

      – Аңлыйм. Хәтер дигәнең хәтәр нәрсә шул ул. Бер ишелеп төшсә, күмә дә китә…

      Кәүсәрия Таш чишмә суына йөргән, инде чирәм баскан, әмма хәзер дә беленеп торган сукмакка аяк басам. Каһир чокыр уртасында кала. Күз алдыма кинәт Кәүсәрия килә. Аның – чишмәдән менгән, ә минем аңа каршы төшкән чагым, имеш. Ул озын чуклы ак ефәк яулык, вак чәчәкле, зәңгәр каймалы ак алъяпкыч япкан; озын җиңле, балитәкле яшел

Скачать книгу