Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Ахат Гаффар страница 50
Хәтеремне җыеп, аягыма басам, ләкин мин барыбер тегермән ташлары арасындагы бодай бөртеге генә. Тегермән ташының астагысы – Җир, өстәгесе Кояш булып әйләнә. Шулар арасында яшәгән көннәрем, эшләгән эшләрем, онытылмас хәтерем белән мин басып торам…
…Мең тугыз йөз егерме тугызынчы елның җәй башында мине хезмәт наркоматына чакырып алдылар.
Язгы имтиханнарымны биреп, Казанга – апаларга кайтып төшкән генә идем.
Кайткан кичне үк Такташның үз шигырьләрен укыганын тыңладым. «Атомнарга атом бәйләнер!» – дип кайнарланып, Маяковскийча мәгърур, үз сүзенә ышаныч белән сөйләде ул. Шул ук вакытта аның зәп-зәңгәр күзләре ниндидер тирән бер үпкәләүгә, сагышлануга охшаш бер хис белән мөлдерәп торды кебек. Икенче көнне Академия театрында спектакль карадым. Зал шыгрым тулы. Кызлар күп. Берәрсе белән танышырга да исәп бар. Туктап тор әле, дидем, ашыкма, өлгерерсең, җәй озын, дидем… Өченче көндә җәйне үткәрергә төшемле генә берәр эш эзләргә керештем. Җизни төнге эш табарга киңәш итте. Мин аны аңлыйм. Алар унбиш метрлы коммуналь фатирда миннән башка да дүртәү. Апа ашханәдә, җизни тире фабрикасында хисапчы, икесе дә көндезге сменада. Җизни киңәшен тотсам, аларны һәм ике сытык чырайлы кызларын төннәрен баскыч астындагы бәдрәфкә үзем аша атлап йөрүдән коткарачак идем. Югыйсә идәндә ятам, астымда суккан паласка җәелгән шинель, өстемдә бумази җәймә, үзләреннән башлап мәчеләренә кадәр минем аркылы атлап йөри. Беренче ике төнне киң итеп, иренмичә атладылар. Ә менә өченче төнне кулыма да, аягыма да басып бетерделәр, кайсысыдыр абынып егыла да язды, сытык кызларының берсе, аягына эләктереп, өстемдәге җәймәне ачып калдырды… Кандалалар бигрәк тә борчый башлаган чак иде. Утырган көйгә генә киендем дә, чөйдән күн пиджагымны эләктереп, Кабан күле буена чыгып киттем. Ә ул апалар йортыннан ерак түгел, каршыда гына иде. Күл сыек томанга уралган, аның ике ягында – ике мәчет манарасы. Бакчалар ягыннан кошлар сайравы һәм әтәч кычкырганы ишетелә, урамнан җигүле ат бара, берәр йомыш белән калага килеп кунган авыл агаедыр инде, иртүк юлга чыккан. Сәрви куаклары артындагы эскәмиягә барып яттым. Эскәмия астында кызыл күзле, аклы-көрәнле бер эт тә ята икән. Мин – өстә, ул – эскәмия астында. Мин килеп яткач ырылдап куйган иде, бүтән аваз салмады. Бераз йокымсырап яткач, торып, мин үз юлым белән, ул үз юлы белән китте. Эт, бераз ераклашкач, борылып, артымнан карап калды. Бу дөньяда хуҗасыз эт булып яшәмәс өчен, мин әллә ниләр бирер идем. Хәер, үзем дә шул ялгыз эттән әллә ни артык түгел идемдер. Егерме беренче елда әти тифтан үлде, әни, озак тормастан, ачлыктан вафат булды. Кызыл гаскәри булган, ападан олы абыйны унсигезенче елда, бер иптәше белән Казаннан чыгып качкач, ак чехлармы, акгвардиячеләрме Питрәч юлы өстендә куып җиткәннәр. Бер рус агаеның мунчасына кунарга кергән булганнар, өсләренә ике гранат тондырганнар.