Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Ахат Гаффар страница 51
Менә безнең ашханә. Яртылаш җир астындагы галерея сымаграк заллар. Тавык муены салынган кәбестә ашы, бөтен бәрәңгеләр белән бер кисәк салкын сарык ите, сыек чәй, чирек ипи алдым да, биш ел элек утырырга күнеккән «үз» залымны эзләп, түргә киттем. Кеше әз, нигәдер кызлар бөтенләй юк. «Минем» өстәлем буш түгел иде. Безгә геометрия укыткан Миллипипед Гайсә белән мин Мәскәүгә киткәндә наркоматта кәгазьләремә кул куйган иптәш Әбҗәлилов утырган. Баш кактым. Әллә күрделәр, әллә юк. Почмак өстәлгә утырырга исәпләп, алардан читкә борылган гына идем, Миллипипед:
– О-о, мәскәүләр! – дип куйды.
– Кем ул? – дип сорады Әбҗәлилов.
Йөземне генә борып, аларга тагын баш кактым.
– Тиздән без аны түгел, ул безне танымас! – диде Миллипипед. – Баеп кайттыңмы әллә – дәшмисең? – Сүзсез генә ишарәләп, үз каршыннан урын күрсәтте.
– Исәнмесез! – дидем, тәлинкәләрне өстәлгә куйгач, кул сузып. Бераз гына каушаганмын икән, бер телем ипием ашка төште. Игътибар итмәделәр, ә минем чәч төпләремә хәтле кызышып куйды. – Тешләр ялкау, – дидем мин, – ипи чәйнәргә иренәләр, чылатырга туры килә.
Көлешеп алдылар.
– Таныш бул, – диде Миллипипед Әбҗәлиловка. – Милли Маяковскиебыз – Такташ бар, милли Горькиебыз – Ибраһимов бар, милли Комиссаржевскаябыз – Ильская бар, ә бу милли Кржижановскиебыз булыр – Иман Имамович Зәйнушин!
(Без аны менә шуның өчен «милли»ләштергән идек.)
Тагын баш кактым.
– Мин сезне беләм, – диде ул, күзлеге өстеннән карап. – Сезнең институтта профессор Стефанович семинарындагы бер чыгышыгызны иптәш Мөсәгыйтов ишетеп кайткан иде, сөйләде.
– Әйе, мине «якташым» дип берәү бик каты котлаган иде – истә, – дидем мин. «Истә» диюем бүген кулымны юмаганлыгымны искә төшерде. Торып, керү юлындагы кулъюгычта юып килергә хәзер соң иде инде – әле генә алар белән исәнләшеп чыктым ич.
– Мин сезнең уңышларыгызга бик шатмын, – диде Әбҗәлилов. – Мөсәгыйтов бик мактаган иде.
– Кем ул? – дип сорадым мин, уңайсызланып.
Алар бер-берсенә карашып алдылар.
– Өлкә комитетыннан, – диде Миллипипед.
«Туктале, – дип уйладым мин. – Нигә әле мин аны һаман Миллипипед та Миллипипед дип кимсетәм? Без аны меңьеллык татар әдәбияты, Тукайның Толстойга мөнәсәбәте, Толстойның Шекспир турындагы уйлары, татар декабристлары турындагы кызыклы сөйләшүләре, Крузенштернның дөньяны әйләнеп чыккан корабындагы татар матрослары хакындагы ялкынлы сүзләре өчен олылый, хөрмәт итә идек ләбаса! Тукайны безгә – вак буржуаз шагыйрь, ә Фатих Әмирханны эре буржуаз язучы дип укыткан бер вакытта, ул аларның тиздән мәдәниятебезнең йолдызларына әвереләчәген юрый иде ич. Гайсә Идриси