Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том. Ахат Гаффар

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Ахат Гаффар страница 47

Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Ахат Гаффар

Скачать книгу

style="font-size:15px;">      Каһир папирос кабызды. Беренче булып сүз башлавы һәр- чак авыр. Ә безнең сөйләшәсе сүзебез күп бугай, шуңар сөйләшмибез дәдер әле. «Безнең» дим. Хәер, аныкын белмим, ә минеке байтак. Безгә сөйләшмичә, аңлашмыйча һич ярамый. Дөнья белән тулысынча алыш-бирешне бетерәсем килә икән, моның иң соңгысы Каһир белән сөйләшеп аңлашу булырдыр сыман. Әйтерсең лә миңа шунсыз үләргә дә ярамый – кинәт кенә менә шушындый хис биләп алды.

      Беркавым карашып торабыз. Сынашып. Картлык битлеге киеп бетергәч кенә, бер-беребез каршына килеп бастык!

      Каһирга хәзер ничә яшь икән инде? Миннән өлкәнрәк иде. Авылча йөз, авылча кием, авылча кыяфәт. Үзенә генә хас сурәте, чалымнары бар, әлбәттә, әмма миңа ул нинди генә кыяфәтле булса да барыбер. Минем өчен ул – кеше. Шуннан ким дә, артык та түгел. Шулай да аңа цементтан катырып ясалган таш сынга караган кебек битараф калсам, үзем дә таш сын кебек салкын, җансыз заттан аерылмас идем. Юк, Каһир беркатлы түгел ул, аның мин аңлап җиткермәгән бик кызык яклары бар иде, хәзер дә үзгәрмәгәндер дип уйлыйм. Адәм баласы бөтен ягы белән дә аңлашылып тормый, алай кызык та булмас иде ул. Адәм баласының бурычы – яшәү, ә яшәүнең бурычы тора-бара аңлаешлы булуда.

      Каһирны бүтәннәрдән аерып торган сыйфат яшәү максатының кырыс, артык туры, кайвакытны шәфкатьсез булуда иде. Хәзер ул нәкъ шул сыйфатын күрсәтәчәк. Ялгышмадым.

      – Үзгәргәнсең! – диде ул. Гүя минем картаюыма шатланып яисә шуңа ирониясен белдереп, елмаеп әйтте.

      – Ә син? – дип сорадым.

      Ул, йөзенә бернинди дә кичерешен чыгармыйча:

      – Әллә каян таныдың ич! – диде һәм, башын каз кебек янтайтып, чокыр читенә карап алды.

      – Син дә таныдың.

      – Сине дә танымасаң… – Ул тирән итеп папирос суыра. Яңаклары эчкә батып керә. Тыштан тыныч. Ә эчтән киеренке. Борын тишекләреннән бәреп чыккан төтен шуны белдерә. – Үлгәч тә танырлык булды-ы… – Ул, маңгаен җыерып, миңа карый: – Анысы… картлык сорап килми, ул яктан без тигез. Ә менә җаныбыз нинди, җаныбыз?..

      – Җан дисең инде… Теге заманда нинди булсам, хәзер дә шундый мин. Бәхетем шундый, күрәсең. Төрле хуҗаларга күчкән саен ярарга тырышып койрык болгаучы эт шикелле булмадым. Шуңа шөкер кылам.

      Ул учларына алмаш-тилмәш төкерде дә оста хәрәкәт белән пычкысын кабызды. Миңа, борылып, тагын нидер әйтте, тик пычкы тавышы ишеттермәде. Җайлы гына итеп, җитезлек һәм гайрәт белән ялгыз субайны кисеп бетерде. Читкә тайпылып калырга чак өлгердем. Югыйсә… Моны ул да күрде, агарынып китте.

      – Кит дидем ич!

      Имән субай, әйләнеп, корыч юллыкка авып төште. Һавага, чатнап, тутык кисәкләре чәчрәде. Юллык гөрселдәп куйды, бераз гүелдәгәч тынып калды. Өске авызыннан, дары төтене сыман, соры тузан күтәрелә башлады. Юллык-гаубица, станциянең үлеменә атап, соңгы залп бирде.

      – Залп, – диде Каһир. – Прицел два и сеть! Самоходный орудие! Огонь! – Гүя дуамал саксызлыгы өчен акланырга, мине юатырга тели иде.

      – Фронтовикмыни?

Скачать книгу