Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том. Ахат Гаффар

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Ахат Гаффар страница 58

Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Ахат Гаффар

Скачать книгу

иде. Аларның чынаяк тәлинкәсенә өрә-өрә авыл хәбәрләре сөйләшүләрен ишетермен дигән татлы бер хыял томаны эчендә уралып калдым.

      Әйе, нәкъ безнеке шикелле үк өй, тик әти белән әни генә юк. Аның каравы Идрис Ярмиев хатынының ачык чырай, көр күңел белән каршылавы бик таныш иде. Ул кай ягы беләндер әнигә охшаш апа икән. Күземнән яшь бәреп чыкты. Ишегалдында комганнан юынып керүебез, әле сөлгегә сөртенмәгән идек, ирексездән бәреп чыккан күз яшем су тамчылары белән кушылгандыр.

      – Таныш булыгыз, иптәшләр, бу – минем җәмәгатем Өрфәйдә, – диде Идрис Ярмиев, яулыгын почмаклап япкан, чиста күлмәкле, аягына чабата кигән апаның иңбашына орынып.

      Кулын, алъяпкычына сөрткәләп, Өрфәйдә апа безгә сузды:

      – Нихәлләр суң? Исән-сау гына килеп җиттегезме?

      Аннан Өрфәйдә апа чаршау белән бүлеп куелган сәке янындагы өстәлгә, җиз табак тутырып, бөтен бәрәңге, тирләп торган салкын чүлмәк белән сөтле катык, ярты бөтен арыш ипие, суган кыяклары китереп куйды. Каһир белән Идрис абый сәкегә утырдылар. Янышев белән мин артсыз урындыкларга урнаштык. Яныбызга, пуф итеп, җиз самавыр менеп кунаклады. Хуҗа апа, самавыр капкачын ачып, морҗасы тирәли тезелешкән ап-ак йомыркаларны бармак битләренә өрә-өрә алгач, салкын сулы чүмечтә йөздергәннән соң, берәм-берәм алдыбызга тәгәрәтеп җибәрде. Кыстый-кыстый ашаттылар. Түрдәге ике тәрәзә арасындагы стенага карточкалар тезелгән рам элгәннәр. Карточкалары инде саргайган. Берсендә Фрунзены таныдым. Кызыл гаскәриләр арасында төшкән.

      – Менә бусы безнең Идрис абый! – диде Каһир, командарм артындагы кеше сурәтенә агач кашык сабы белән күрсәтеп.

      Өй эчендәге бар җиһаз – өрәңге шкаф, җиз телле һәм җиз герле сәгать, өсте кырып юылган өстәл һәм дүрт-биш артсыз урындык, агач карават. Идәндә суккан палас. Ике кыз, бер малай ак мич белән почмак арасындагы чаршау артыннан безне ятсынып күзәттеләр. Әнкәләре кулларына берәр йомырка тоттыргач чыгып киттеләр. Табынга алар гына түгел, үсмер малайлары да утырмады: без кергәндә, ул ишегалдында өч җәпле агач сәнәк ясап маташа иде. Атасы аны, секретарьның атын тугаргач, яшел үлән чабып, шуңа кушарга җибәрде. Сәнәген ясап бетергәч, ул аны абзар түбәсенә җилдә киптерергә кадап куяр: кош сөяге кебек җиңел булсын дип. Тиздән печән өсте җитә. Мин боларны онытмаганмын икән әле.

      Ашап-эчеп, рәхмәтләр әйткәннән соң, ишегалдына чыккач, Мирсәяф Янышев Сафинга:

      – Иптәшкә станция урынын күрсәтегез, – диде.

      – Ә сез? – дидем.

      – Анда өч-дүрт тапкыр булдым инде. Кайтыйм.

      Секретарьны озата чыктык. Идрис абыйның өлкән улы акбүз атны, капка төбенә алып килеп, читән казыгына бәйләгән, тезгенен чишеп һәм аркалыкларын төшереп, сусыл үләнгә кушкан. Бая чаршау артыннан карап торган бәләкәй малай, тарантасның кузласына утырып, дилбегә тоткан. Казыкларга ябышып, читәнгә кунаклаган биш-алты малай, түземсезләнеп, хуҗа малайның тарантас кузласында утыруның рәхәтлеген сөйләвен көтә иде булса кирәк.

Скачать книгу