Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин страница 40

Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин

Скачать книгу

авырган кешенең уйланырга вакыты җитәрлек. Авыру кешеләр күп беләләр.

      Бу бинада Володя Ульяновның төн кунуын гына түгел, күренекле татар язучыларының да шушы пересылка төрмәсе аша үткәнен белә иде алар. Хәтта миңа билгесез фамилияләрне дә атадылар, патша заманыннан ук калган бер-ике төрмә легендасын телгә алдылар… Бу легендалар төрмәнең өсте-өстенә буяулы диварларына иероглифлар белән язылган да, алар, бер-берсенә терәлгән тимер караватларында чалкан яткан килеш, күзгә күренмәс шул язуларны уку әмәлен тапканнар диярсең. Бәлки, үлемдарларда шундый сәләт ачыла торгандыр… Кан юлларына турыдан-туры дару җибәрә торган система астында алар: «Там, там, тамчы там, тамуыңны яратам», – дип батырайган булып яталар, чөнки бу җырның авторы Сирин дә шушы камераларның берсен үткән бит… Сириннең тамчысы калды, бу аз түгел!

      Китәргә кузгалгач, мин буаз портфелемнән берничә гәзит, тәм-томнар һәм энем тиешле Ленар («Ленин армиясе»!) сораган «тәгәрәткән бәрәңге», тозлы кәбестә һәм яшел суган белән шундый ук яшькелт шешәне чыгардым. Бәйрәм көне белән котлавым. Бәрәңгене күргәч, завод директорлары Мәхмүт Хөсәеннең бәрәңге турындагы җырын искә төшерделәр. Мин аларга бу җырның бик үк оригиналь түгеллеген, сугыш вакытында немец солдатларының бәрәңгене мактаган үз җырларын патефонда бик еш уйнатуын, бу җырның фронт сызыгы аша безнекеләргә дә ишетелеп торуын әйтергә базмадым…

      «Хрущёвка» тәрәзәмнән сандугачларның, бәйгедәге кебек, ярышып-ярышып сайраганы ишетелә. Минзәләбаш дип аталган туган авылыбызда Ленар Зәйнуллинны җирләгән көнне дә шулай чут-чут сайраган иде алар. Карабаш халкы соравы буенча Зәйнуллин исеме бирелгән стадион янында да сандугачлар сайрый. Чак кына үзгәрәк, бормалырак итеп…

      Тоталитаризмга тугрылыклы эш башкаручылар, күндәм хәдимнәр һәм ялагай ялчылар кирәк, тәнкыйди фикер һәм вөҗдан ияләрен ул, лимон шикелле сыгып, җелекләрен суырып ала да чәйнәп, бугазлап ташлый. Әйе, Зәйнуллин коммунист иде, фиркале коммунист иде. Ләкин ул барын да аңлап китте, «Ленин армиясе» дигән «мылтыклы исем»ен йөртә алмаячак иде инде ул.

      Аның турында уйлаганда, Әмирхан Еникинең «Саз чәчәге» искә төшә. Монда да саз – тоталитар система, ә сазда үскән чәчәк кем? «Казан утлары»ның абунәчесе, җыр-шигырь сөюче милләтпәрвәр Зәйнуллин үзе.

      Зиндан бинасына әйләнеп кайтыйм әле.

      Анда, Кальга-кремль куенында, яман чир хастаханәсе булырга тиеш түгел!

      Мин монда Рәсәй тарихында беренче төрмә тарихы музейханәсе ачар идем. Музей өчен искиткеч җайлы, кулай урын бу. Мәшһүр урын.

      Хан заманы зинданнары – базлар. Җәллад балталары. Киселгән баш тәгәрәп төшә торган күн җәймәләр – сүрүкләр, натлар. Зынҗырлар. Эскәнҗәләр. Тырнак суырта торган кыскычлар. Газаплау кораллары. Дар агачлары. Картиналар. Документлар. Истәлекләр. Илне чуарлап бетергән ГУЛАГ картасы. Менә бу банкада гап-гади лагерь тузаны. Бу кара таш татарга да таныш Соловкидан

Скачать книгу