Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин страница 43
Р. Хәкимнең мәкаләләре татарчага башка берәү тарафыннан тәрҗемә ителгән була. Арада ятышлы гына тәрҗемәләр очрый, әмма кайчагында, аңлап җиткерү өчен, текстны күңелдән генә кире русчага күчереп укыйсың. Р. Хәким – икеләтә игътибар белән укуны, тырышлык куюны таләп итә торган автор. Чәйнәп каптырганны гына йотарга өйрәнгән ялкау укучы аңардан бик тиз ялыга.
Аннары гәзит-журнал хезмәткәрләре Рафаэль Сибгат улы Хәким кул куйган тәрҗемә текстка бик кагылмаска тырышалар, мәгънәне бозмагаек дип шикләнәләр, ахрысы. Минемчә, монда җанлы татар телен бик әйбәт белгән авторның үзе белән тыгыз (туры) элемтә урнаштырып, тәрҗемәне табигый телебезгә якынайту файдага гына булыр иде. Олпат Сибгат Хәкимнәр телендәге әйбернең укучыбызны ышандыру көче икеләтә арта дип уйлыйм, чөнки бу очракта мәгълүмат кеше аңына фильтрланмыйча гына, балалык чорыннан калган иркен хис-тойгы каналлары аша да ургылып керә.
«Сүнмәс утлар балкышы»н актарганда, мин тагын шунысын абайладым: икенче бүлеккә традицион Галимҗан Ибраһимовның тирән тамырлы мәкаләсе тон биргән булса, китапның ахырында Рафаэль Хәкимнең киң тармаклы җәдиди (бунтарь?) мәкаләсе игътибарны җәлеп итә. Иң нык уйландыра һәм чаң кага торган әйберләр – шушылар кебек. Башкалары һәммәсе, шушы ике мәркәзне тоташтырган күчәр тирәсендә әйләнеп, шулар яктысыннан өстәмә балкыш-нур ала.
Соңгы гасырда рус теленә ашыгып һәм ничек кирәк алай тәрҗемә ителгән татар романнары да укучының күңелен генә кайтарды бугай. Бу тәкълиди кыйссаларның күбесе тәрҗемә ителергә дә тиеш түгел иде.
Русчадан татарчага әдәби тәрҗемәләр шулай ук эчне пошыра.
Адаптацияләнгән, җиңеләйтелгән, шоп-шома текст. Достоевскийның коточкыч тирән, аңлаешсыз кара психологик упкыннары уенчык канау гына булып кала торган үтә күренмәле җөмләләр… Автордан тәмам ераклашу. Тәрҗемәнең төп принцибын бозу. Күп кенә тәрҗемәләр оригиналның эчтәлеген сөйләүгә, ялгыш-йолгыш тәфсиргә әйләнеп кала.
Нәфис Чехов та юк хәзерге татар телендә. Горький тәрҗемәләре дә кичәге көннеке. Аның кичәге Казан рухлы «Фома Гордеев»лары, «Университетлары», «Страсти-мордасти»лары, «Тормыш төбендә»ләре бүгенге Казаныбызда да бик актуаль яңгыраячак түгелме? Пушкинның татарчага яңа тәрҗемәләре кирәк. Татарча яңа Лермонтов та юк. Ә бит соңгы 40–50 ел эчендә татар әдәби теле нык үсте, баеды, камилләште. Шигырь техникасы алга китте. Аннары хакыйкать шунда: Чеховны тәрҗемә итәргә алынган татар әдибенең каләме һәм сурәтләү чаралары, һичшиксез, баеячак. Ул, Чеховка үренеп, үзенең сыйфат планкасын күтәрәчәк, күтәрми хәле юк. Кыскасы, биек планканы буйсындыру өчен, безгә арткарак чигенеп, янә йөгереп киләсе һәм бар көчебезгә талпынасы булыр. «Һаваларда очкан кошлар»га иярик, шунда берәребез Киек Каз Юлындагы