Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр. Зиннур Мансуров

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - Зиннур Мансуров страница 16

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - Зиннур Мансуров

Скачать книгу

target="_blank" rel="nofollow" href="#n52" type="note">52

      – Сезнең даими көлү үрнәгенә әйләнгән Зариф Бәшири хакында берәр кәлимә укып үтәргә нигәдер чират җитми әле. Әгәр ул ошбу сүзлеккә кертелгән булса, анда аңа карата нинди мәгълүмат бирелгән?

      Г. Т. «Кыска аяклы маймылларның бер нәүгысе»53 дигән сүз… күренде.

      – Янәдән саркастик чагыштыру. Аның кайбер әдипләр белән ярышырга теләп тә, әллә ни ерак «сикерә» алмавына ишарә ясау… Исегездәдер, сезнең мөхәррир Әхмәт Урманчиевка язган хатыгызда тупаслык күрсәтүгә карата мөнәсәбәт белдерү бар. Төгәлрәк әйткәндә, «Ялт-йолт» журналының 1912 елгы 38 нче санын күздә тотып, «Бу номерда да әдәпсез сүзләр бар», – дип искәртү ясыйсыз. Сезнеңчә, моның ише алама әйтешүгә киләчәктә юл киселергә тиеш. «Милләткә файда урынына зарар» исемле мәкаләгездә дә хәдис шәрифтәге шундый сүзләрне ассызыклап үтәсез: «Мөселман кеше мөселманнарны теле белән дә, кулы белән дә рәнҗетмәс». Ә менә үзегезнең яктан әлеге кагыйдә үтәләме соң?

      Г. Т. Эшнең дөрестен сөйләргә кирәк… Әйе, без язганнарда да кимчелекләр һәм зур кимчелекләр булырга мөмкин. Без мәкаләләребезнең башына: «Бу мәкалә яки бу шигырь барлык кимчелекләрдән пакь», – дип язмадык лабаса!

      – Белгәнебезчә, татар дөньясында танылган байтак шәхес сезнең бизмәндә үз үлчәнешен таба. Бәяләүләр төрлечә булучан. Аерым замандашларыгыз турында шулай тәфсилләп сораштыруым күпләрне кызыксындырган сорауга җавап эзләүдән киләдер. Аллаһ колларының үзара тәнкыйть итешүе әдәп яссылыгында калырга тиештер бит? Чынлыкта сезнең мәрхәмәтсез «тәртә башы» нинди затларга гына тиеп үтмәгән! Алар күп: Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафури, Акмулла, Исмәгыйль Гаспринский, Сәгыйть Рәмиев, Фатих Кәрими, Фатих Сәйфи-Казанлы, Галиәсгар Гафуров-Чыгътай, Зариф Бәшири, Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин, Йосыф Акчура, Садри Максуди, Муса Бигиев, Галимҗан Баруди, аталы-уллы Баһаветдин һәм Гайнанетдин Вәисовлар, Габдерәшит Ибраһимов һәм башкалар. Бу «кара исемлек»тәге әһелләрнең һәркайсы да үз халкына хәленнән килгәнчә хезмәт иткән. Алай гына түгел, әлеге төркемдә милләт горурлыгы булып саналганнары да, сезнең хөкемнән коткаруга мохтаҗ калганнары да бар. Шулай тоташ шелтәләү зыянга түгел микән?!

      Г. Т. Һай, боларны бер дә сүкмәс, бер дә рәнҗетмәс идем! Нишлим инде, чарасызмын – тел тидерткән дөньядыр… Һәрнәрсә дә үз асылына бер әйләнә… Фәкать сабыр кирәк.

      – Бу җайсыз сораудан сез бик җиңел котылдыгыз әле… Дөнья төрлелектән гыйбарәт. Искә алып үтелгән шәхесләр дә бер-берсеннән шактый аерылып тора: иман камиллекләре буенча да, кылган гамәлләре ягыннан да… Һәрберсенә үзенчә вазифа йөкләнгән. Аларның шундый булуы хәерле.

      Г. Т. Шулай инде, дөньяның, мәсәлән, кошларыннан вә хәшәрәтеннән генә дә акыллы кешегә гыйбрәт алырга мөмкин. Аларда да тигезлек юк. Мәсәлән, черки дә оча, чыпчык та оча. (Күгәрчен дә оча, чәүкә дә оча, карга да оча, козгын да оча.) Шулар белән бергә, бөтен кошлар ханы булган каракош – орёл да оча. Ләкин һәрберсе үз канаты куәтенчә… Һичберсенә дә ачуланып булмый. Алла

Скачать книгу


<p>53</p>

Нәүгысе – төре.